Предыдущая публикация
Бер җылы сүз, караш җитә авыр чакта —
Ә кем соң әйтер, булмаса хәл белүчең.
Авырып яткан кешегә дә җиңелрәк,
Булса әгәр янында җылы өрүче.
Нигә шулай кеше мәрхәмәтсез кала,
Чит кешегә түгел, хәтта якынга?
Ярдәм кулы сузу түгел, ә күз йома,
Күрмәс өчен ул төшүчене упкынга...
Авыр чакта кирәк синең онытмавың —
Менә шулай сынала да инде кеше.
Аңла: кирәкми кыйммәтле бүләкләрең,
Ә кыйммәт — кешенең кылган изге эше.
22.04.2021 Нәкыя Хәйруллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев