Предыдущая публикация
Кош баласы бер талпынды,
канатын кагып.
Шул вакыт кайтты әнисе,
азыгын кабып.
Һавага очу кирәкми,
әни аш тапкач.
Ялкаулык шулай басадыр,
кемдер ашаткач.
Әни-кош чирләп егыла,
шулай бер кичне.
Тора алмый тырышса да,
җыеп бар көчне.
Кош баласы кабат-кабат
какты канатын.
Көчсезлектән үрсәләнеп,
алды ана тын.
Көтәлмәде баласының
очып кайтканын.
Күрәлмичә китеп барды,
ал таң атканын...
01.04.2021 Нәкыя Хәйруллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5