Предыдущая публикация
Авылларда гөрли һаман.
Үрдәк,каз өмәләре.
Киштәдән төшкән гармунның,
Чыдармы төймәләре?
Дус-ишләр,туган-тумача
Каз йолкырга килгәннәр.
Йоласына туры китереп.
Ак альяпкыч кигәннәр.
Өмәләрнең әле яңа
Күңелле,кызган мәле.
Иңнәремдә бүген минем.
Әнинең чуклы шәле.
Шаян сүзләр, уен- көлке,
Бар бераз төртмә теле.
Өмәләргә килешеп тора.
Татарның моңлы көе.
Самавар җырлап утыра.
Табын күрке -тәбикмәк!
Шушы матур йолаларны.
Саклап калырга кирәк!
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
07 11 2019
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев