“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш.
Этәй авыл халкы да, тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк! Акциядә катнашучыларга күрсәтмә биреп тә өлгермәдек, һәркем йөгерә - йөгерә эшкә тотынды. Берәүләр җир казый, икенчеләре үсентеләр китереп тора, өченчеләре аларны изге теләкләрен тели-тели утырта...Агачлар утыртканнан соң Карга буткасы үткәрдек.Бутка ашап,тәмле итеп чәйләр эчеп күңел ачтык. Изге эштә катнашкан авылдашларыбызга бик зур рәхмәт белдерәсебез килә. Хәзер юкәләребезне кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7