Мәрьям Шамсиева. Илеш. Торачы.
- Фәйзрахман, нишләвең бу,нигә шул тиклем кычкырасың?Миңнулла,сөйләнә-сөйләнә күзләрен ачып җибәрсә,теге әтәч тавыкларын ияртеп өй уртасына кереп баскан да : -Миңнулла тор! Эшкә соңга каласың!,- дигәндәй, кикрикләп булыша. Әнисе, бу малай төшкә тиклем йоклап ята күрмәсен тагын дип, әллә юри ишекне ачып калдыра инде. Сикереп торып куып чыгарды барысын бергә. Фәйзрахман бабайдан алган әтәч булгач,үзенә шулай “Фәйзрахман” дип эндәшәләр барысы да. Әнисе пешереп киткән йомырканы ашап,чәйләп алды да,чапты әтисе янына тимерлеккә. Тәпи киткәннән башлап ,шул тимерлектә, әтисе янында үсте инде Миңнулла. “Тимерчеләр нәселе” дип йөртәләр авылда алар нәселен.Инде ничә буын Батраевлар,авылда башка эш юк кебек,бишектән төшә торалар, шул тимерлеккә әтиләре янына килеп, сандал янына килеп басалар.Менә Миңнулла да, әтисе ярдәмендә,авыл халкы өчен бик тә кирәкле һөнәрне матур гына үзләштереп ята. Ходай кушса, әтисен алыштырыр оста тимерче булачак ул да. “Берзаман аның да улы килер идеме икән әтисе артыннан шушы тимерлеккә?”,- шундый матур хыяллар еш кына килә дә тора Миңнулланың башына. Торсын әле янәшәңдә үз улың дага чүкеп! Үзалдына елмая-елмая,матур уйлар белән,елга буенда урнашкан тимерлеккә килеп тә җиткән үзе. Тимерлек эче гөрләп тора: кайда ат дагалыйлар, кайда сабан- тырма чүкиләр. Брезент алъяпкычын киеп алды да,әтисе янына килеп тә басты егет. Менә шулай көнмә-көн сандалларда тимер чүкү, күмер өрдереп кыздыру – әтисе белән Миңнулланың күңел биреп башкарган эшләре. Кинәт кенә аның күзе, елга буенда, бизәкле чиләкләренә су алып маташкан, бер кызга төште. Бер дә алар авылында яшәгән кызга охшамаган. Фатыймадан башка бу тирәгә суга килүче дә юк алай. Улының теге кызны тәрәзәдән бик тырышып күзәтүен аңлаган әтисе, “Бар инде ,йөреп кил”,-дигәндәй ,башын селекте. Егет алай төшеп калганнардан түгел икән. Килеп җитү белән, кызның, ярга тезеп куйган сулы чиләкләрен ялт итеп эләктереп тә алды: - —----Исемеңне әйтмәсәң, сусыз кайтасың чибәр кыз,- дип кызны куркытып алды үзе. Әллә чынлап сусыз кайтырмын дип уйлап,кыз да аптырап калмады, борылды да егеткә, тиз-тиз тезеп китте: - Гайшә булам мин. Фатыймаларга утырмага килдем. Китер чиләкләремне,ишетсәң. - Юк инде,шулай тиз генә чиләкле булмакчы берәү. Егетең бармы соң, анысын да әйт җәһәт кенә. –Утырмага нәкъ егет эзләп килдем дә инде,шуны да аңламыйсың! Кыз төшеп калганнардан түгел икәнен тиз чамалады Миңнулла. - Ай калыккач, картлар яткач, бер җырлап үтәрмен яныгыздан, чыгарсың бит Гайшә? Кыз чиләкләрен эләктереп алды да, кунак кызлар шулай чибәр була дигәндәй, сыгылмалы гәүдәсен тагын да көяз тотып, ярдан менеп китте. Менә шулай, елга буенда шаярып башланган сөйләшү, икесен дә янган утларга салган мәхәббәт башланырын уйламадылар да бу вакытта. Кулларында ут уйнаткан егеткә күз төшмәслекме соң, Гайшә дә Фатыймаларга утырмага бик еш килә башлады. Миңнулланың хыяллар инде зурдан: -Көзләр генә җитсен, туй ясыйбыз, яме Гайшә! Тарантаслы атларга утыртып алып кайтам мин сине, ризасыңдыр бит? Бүгеннән алып кайтыр иде дә Гайшәсен, әтисе генә: - Ашыкмыйк әле ,улым, тиз генә эшләнми андый эшләр. Сынагыз бер-берегезне башта, үтә кызыл тиз уңа дигәнне дә ишеткәнегез бардыр? Әтисе кебек уйлап сөйли торганнар авылда сирәк, белеп киңәш бирәдер дип, әтисе сүзеннән чыкмый Миңнулла бервакытта да. Белеп әйткән икән әтисе, куйды тормыш сынауны алар алдына, әле ниндиен. Ил өстенә килгән кайгы, беркемне дә читләтеп үтмәсен сизенеп әйткәндер инде олы кеше. Кызу- кызуэшләп ятканда,әнисенең йөгерә атлап кереп:” Закир, Миңнулла кайтыгыз тизрәк, сугыш чыккан!, - дигән сүзе, бар дөньяны челпәрәмә китерер дип кем уйлаган. Миңнулланың башында бары бер уй:”Ничек, Гайшәне ялгызын калдырып, ул бүгеннән сугышка китәргә тиешме? Илебезне,Гайшәне, әти- әнисен кем саклар, ул китмәсә?” Закир абзый тимерлектә кала, Миңнуллага, иртәгәдән, туган илен саклап изге яуга китәргә.Тимерлек янында, сөйгәненең күкрәгенә башын куеп:” Ишетәсеңме Миңнулла, минем синеке генә булып, көтеп аласым килә сине сугыштан,”- дигән сүзләре, егетне айнытып җибәргәндәй булды. –Үкенмәссеңме Гайшә? Ә мин кайтмасам? - Кайтасың ,кайтасың Миңнулла.Минем мәхәббәтем саклап алып калыр сине үлемнән. “ Көзгә кайтып туйлар үткәрербез,озакламам,көт”,- дип саубуллашкан Миңнулланың сугыш юллары бик озынга китте. Кулларында ут уйнаткан егетне,бер-ике ай эчендә хәзерләп, ут чәчеп торган танкка утырттылар. Кайда гына булмасын, күз алдында , ике уллары белән аерылышудан бөкшәеп калган әтисе белән әнисе, тавыкларын ияртеп капка төбенә чыгып баскан Фәйзрахман һәм моңсу күзләре белән озатып калган Гайшә. Фәйзрахманы да гүя”Миңнулла, син кая китәсең?”- дип кычкырып калган кебек. Курск дугасында барган сугышларда каты яраланды егет. Бик озак госпитальдә дәваланганнан соң, сул кулын сугыш яланында калдырып, авылга кайтып төште.Кулсыз кайткан Миңнулланы авыл ничек каршылар,гарип егет Гайшәгә кирәк булырмы дигән уйлар тынгылык бирмәде аңа ничә көн.Җәяүләп үткән авылларны карап үтә егет. Әйе, ир егетләрсез бетерешкән авыллар,күп тәрәзәләр кадакланган.Аларның авылы да шундый хәлдә микән? Үзләренең капка төбендә ,кулларын маңгаена куеп,ерактан килгән яралы солдатны танырга тырышкан әнисен тиз танып алды ул. Әнисе яныңда бер тавыгын ияртеп чүпләнеп йөргән Фәйзрахман, аңа бик озак карап торганнан соң, бар көчен җыеп” Кайттыңмы ,көттек!”- дип берничә тапкыр кычкырырга көче җитте алай. Бик бетерешкән әнисе. Көчле җил иссә,менә-менә авып китәр кебек.Бик озак тордылар кочаклашып капка алдында. Абыйсының сугышта үлеп калуын, әтисенең бу кайгыны күтәрә алмый вафат булуын, сеңелесе Зәйтүнәнең еракта утын кисүен тиз-тиз генә әйтеп бирде әнисе. Тимерлектә чүкеч тавышы шетелгәч,әнисенә сораулы карашын ташлады Миңнулла. -Күрерсең балам үзең, сөйләшерсез озаклап,- дип улын, булыр-булмас ризыктан тиз генә әзерләп алган өстәл янына чакырды . Авылның ни хәлдә яшәп ятканлыгын үз күзләре белән күреп,бүгеннән җиң сызганып эшкә башларга икәнен аңлады егет.Тимерлектә эшләп булышкан 14-15 яшьлек бер егет,гимнастерка кигән солдатның кем икәнлеген килеп керү белән таныды бугай. -Менә абзый,Закир бабай әйткән сүзне тоттым. Миңнулла кайтканчы,тимерлектә кисәү янсын,чүкеч тавышы тынмасын дигән иде,сүндермәдем учакны. Тимерлекне үзегезгә тапшырам абый. —Күрәсең энем минем хәлне, берүзем булдыра алмам, икәү бергә, яме? Тимерлекнең ишегеннән тау итәгенә күз салды егет. Менә-менә тау башындагы өй капкасыннан , бизәкле чиләкләрен күтәреп,Гайшә килеп чыгар кебек тоелды аңа. Әнисенең сөйләве буенча , ул сугышка киткәч, озак та тормый Гайшә белән Фатыйма авылдан чыгып киткәннәр. Ниндидер шәһәрдә, заводта эшлиләр икән дип Фатыйманың әнисе бер сөйләнеп тә торган. Шуннан башка алар турында бер хәбәр дә юк икән авылда. Авылда кызлар, тол хатыннар җитәрлек, бүгеннән өйлән дә яшәп алып кит. Тик Миңнулла, барыбер, бер хәбәре булыр бит дип Гайшәсен көтә. Менә сугыш кына бетсен , барысы да җыелырлар әле авылга дигән уйлар белән төрле яктан аның турында сораша, эзли.Ниһаять сугыш бетте. Авылга акрын-акрын гына солдатлар кайта,җимерек коймалар, өйләр тәртипкә керә башлады.Бер иртәдә Фатыймалар ихатасында кемдер йөрегәненә игътибар итте ул. Тәрәзәдәге аркылы такталар кубарылган. Кулындагы чүкечен ыргытып бәрде дә,шул якка атлады. Әнә бит, әнә кемдер елгага су алырга төшеп килә түгелме. Җыелырлар әле бер читтәгеләр дигән иде, әнә бит Фатыйма кайткан. Тик Фатыйма Миңнулла белән никтер салкын гына исәнләште. -Гайшә кайда, Фатыйма? Исәндер бит ул? Ник бер хәбәрегез дә юк? -Белмим мин аның кайдалыгын. Без бергә булмадык,- шул булды Фатыйманың җавабы. Тагын берничә тапкыр чыгып карады аның каршысына, тик белмимнән башка җавап чыкмады Фатыйманың теленнән. Бер-ике айлап вакыт узды шулай. Бервакыт,иртәнге якта, күмер кыздырган чак иде, шыпан-шыпан гына 4-5 яшьлек малай килеп керде тимерлеккә. Авылныкы түгең ахры, бер дә танышка охшамаган. Үзе бик тә якын кешесен очраткандай, Миңнуллага төбәлеп- төбәлеп карый. -Эй,егет, нишләп йөрисең монда? Кем малае буласың инде? - Фатыйма малае мин. Читтән кайттык. Менә сиңа кирәк булса. Фатыйманың үсеп җиткән улы бар ләбаса. Нишләп бер дә күренмәде соң әле елга тирәсендә. Кара әле,кыю гына күренә үзе.Көндә иртән эшкә килгәндәй килә башлады тимерлеккә малай. - Әниең ачуланмыймы соң ,монда килүеңә егет? - Ул амбарда эшли көн буе. Белми ул, белсә ачулана. Беркөн мышкылдап торды- торды да, шундый бер сорау биреп ташлады бәләкәч: -Абый,әй абый, син алай минем әти түгелме соң? Әтием булсаң, нигә мине танымыйсың соң? Аптырап калды Миңнулла. Фатыйма бит,малаеның әтисе сугышта үлде дип сөйләп йөрегән. Шулай да игътибар белән , йөз- кыяфәтен, күз карашларын тикшереп чыкты. Кара әле, ничек моңарчы игътибар итмәгән, Гайшә чалымнары бар бит аның каршысында басып торган егеттә. -Әни әйткән иде,эзләп тап, әтиең тимерлектә синең дигән иде. -Ничек әни, Фатыйма түгелмени синең әниең? – Минем тагын бер әнием бар иде. Югалды ул шәһәрдә. Чыгып китте дә, бүтән кайтмады. –Исемең ничек соң синең улым? - Миңьяр минем исемем абый. Миңнулла малайны җитәкләде дә, Фатыймаларга китте. Боларның икесе бергә җитәкләшеп килеп кергәнен күргәч, Фатыйманың йөзләре караңгыланды: - Бала- чага сүзе сөйләп йөремә, нәрсә сөйләмәс биш яшьлек бала,- дип, Миңьярны сөйрәп диярлек өенә алып кереп китте. Шул көннән соң тимерлеккә юлны бөтенләй онытты Миңьяр. Әнисе белән амбарга йөри диделәр. Гайшәнең улы дисәң? Шунда аның исенә Гайшәнең:” Синеке генә булып көтәсем килә сине”,- дип,кайнарланып пышылдаганы исенә төште. Димәк,Миңьяр, Гайшә белән аның улы булып чыга.Тизрәк,тизрәк,капкалап алырга да, Фатыйма янына барырга. Ни эшләп дөресен сөйләми икән үзе Гайшә турында. Тәрәзәгә күз салса, Миңьярның тимерлеккә кереп барганын күреп алды. Ярый шакылдый торсын әле аз гына дигән уйлар белән чәй эчкән булды, үзе тимерлекне күзәтте. Кинәт кенә аның колагына Миңьярның кычкырып елап җибәргәне ишетелде. Чабып килеп керсә, баланың кепкасына ут капкан, ике кулы белән тырыша- тырыша башындагы кепкасын сүндерергә маташа. Тимерчегә әзерләп куймакчы булып ,күмер өрдереп булышкан ахры. Ишек төбендә чиләктә торган суны койды бәләкәчнең башына.Куркудан җиргә егылган баланы ничек итсә итте, сыңар кулы белән үләнгә чыгарып салды. Чүпрәк алып, суга лыкашкан чәчләрен киптерде, корымга буялган битләрен сөртте. Акрын гына күзләрен ачкан Миңьяр Миңнуллага төбәлде: -Син бит минем әти,әйе бит. Мин сине озак эзләдем , барыбер таптым. Нигә син мине бер дә эзләмәдең ,әти? Сабый,күзләреннән төшкән яшьләрен сөртергә дә онытып, Миңнуллага текәлде. Карашында ниндидер курку чагыла үзенең.Инде тагын әтисе:” Минем улым юк”,- дип әйтмәсә дигәндәй, мөлдерәп аңа карый. Миңнулла сабыйны күтәреп,Фатыймаларга атлады. - Аңлат Фатыйма, ни өчен ул миңа әти ди соң? Кайда Гайшә? Сөйлә дөресен. Ишек яңагына сөялеп туйганчы, үкси-үкси елады хатын . Әйе, Миңьяр, Миңнулла белән Гайшәнең улы.Гайшә үзенең балага узганын белгәч,әниләренә сиздертмәс өчен,читкә чыгып китәргә уйлый. Фатыйма,аның берүзен чыгарып җибәрәсе килми. Малай туа. Миңнуллага охшатып Миңьяр дип исем кушалар сабыйга. Эшкә алмашлап йөриләр, сабый икесен дә әни дип йөртә. Балага дүрт яшь тулганда, Гайшә белән бәхетсезлек килеп чыга. Заводта станокка кысыла. Врачлар берничек ярдәм итә алмыйлар. Гел улына:”Әтиең тимерлектә эшли синең”,-дип сөйли иде. Шуны исендә калдырып,кая барса да тимерлек эзләде. - Улым,бәләкәй генә булсаң да,эзләп таптың бит син әтиеңне.Күпме тилмерттем мин сине ,сабыем. Тормыш юлларында күп авырлыклар күргән ике ир-егет кочаклаштылар,әледән- әле бер- берсенә текәлеп,күз яшьләрен сөртештеләр: - Елама,әтием, мин хәзер гел синең яныңда булырмын, яме әтием! - Миңьярны үз улым итеп үстермәкче идем, тик күрәсең, улың сине үзе эзләп тапты,- дип Фатыйма сүзен дәвам итте. Арагызга керә алмыйм.Тимерчеләр нәселенең дәвамчысы булырга тиеш , коеп куйган тимерче бит улың.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев