2023 ел дәвамында «Идел» журналы ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Яңа исем» проектын тормышка ашырды.
Аның төп максаты: яшь язучыларны үстерү, аларга иҗат мәйданы булдыру; иҗатка мәхәббәт уятып, татар телендә иҗат итүне популярлаштыру.
Татар телендә язучылар тәрбияли торган Әдәби институтларыбыз юк әле безнең. Яшьләргә үзләре белгәнчә язарга һәм шуңа разый булырга туры килә. Аларга язучылык эшенең бүген дә кирәклеген, кәсеп кенә түгел, һөнәр дә була алуын төшендерергә кирәк. Әдәби осталык тәҗрибә белән, остазлар ярдәмендә камилләшә. Бүгенге сүзебез – язарга омтылышы, теләге булган яшьләргә хәерхаһлы булу турында. https://idel.top/news/akly-karaly/laboratoriia-nica-iasta-iaza-baslarga
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев