Предыдущая публикация
ЧИШМӘДӘН КАЙТА
Җиңгәм чишмәдән кайта,
Толымнарын дулкынлатып,
Карт кызларның йөрәген
Яндырып ялкынлатып.
Кулбашында уйнаклый
Көянтәсе сыгылмалы.
Йөзе балкый кояшта
Гашыйк булып егылмалы.
Җиңгәм чишмәдән кайта,
Бизәкле күлмәген киеп.
Абый күзен алмый карый.
-Бичәм – нечкә билем, -
диеп.
Сулар бии чиләгендә.
Кайнәсе сокланып сөенә,
Шундый уңган, булдыклы
Килен төшкәненә өенә.
Гүя имтихан тапшыра,
Җитдиләнә, йөзен сагайта.
Авыл күзе аңарда.
Җиңгәм чишмәдән кайта.
Сания Шарипова,
Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы.
08.02.14.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев