Тауфик Чурекеев.
“Татар теле бетә, татар теле бетә”- дип үрсәләнәләр....
Бетә инде бетми нишләсен... Бакчага чәчәк утырткач та су белән сугаралар,.. бүлмә гөлләренә дә даими рәвештә су сибеп торалар. Бүлмәңә гөл алып кайтып куйдың икән су сибәргә кирәк, ә түгел, өеңне ташлап китеп, каядыр айлар буена, көн якка - гуләткә, арт кыздырырга - киткән мәнсез байгура кебек булырга. Корый әлбәттә гөл! Сакламагач! Тел дә, шулай ук, сакламагач бетә, корый! Юкка чыга !
Бетсә бетә инде,.. акрынлап... Алма агачын селкетеп, алма коеп ашарга иренгән ялкау кебек, ипи шүрлегенә алма төшкәнен көтеп, алмагач төбендә җәелеп яткан шикелле, ятмаска иде ауызыңны ачып... Инде поезд киткән... Телнең иминлеген кайгыртуны да, чананы җәй көнне, арбаны кыш көнне әзерләп куйган кебек, алдан ук эшен бетерәсе иде. “Күпме йота аласыз йотыгыз”-дип, торганда, йотарга иренгәч шулай була ул. Аяк киемеңне урынлы-урынсыз теләсә кая ташлап, тәртипләп урынына куймагансың икән, кинәт башланган янгын вакытында, ирексездән, трусикчан килеш, ялан аяк чыгып йөгерергә мәҗбүрсең. Өең янган. Ботинкаң да юк. Телисеңме –теләмисеңме күршеләрең биргән кысан ботинка, иске- москылардан йөрисең.
Кресло биләүчеләрне гаепләп күп шауладылар, күп яздылар инде... Ә, мин гади халык мисалында тел саклап калуның, сакланып калуының кызыклы очракларын искә алып үтәсем килә.
Телебез кайдадыр бетсә бетәр. Хәтта,.. Татарстанда бетсә дә,.. Шыгырданда бетмәячәк!
Шыгырданлыларның телне саклау буенча, мәктәптә укытылган ана теле дәресләреннән тыш та, бик тә үзенчәлекле һәм нәтиҗәле ысуллары бар... Әгәр дә ки берәрсе, азрак шәһәрдә яшәп, торып кайтып, урыс сүзләре кушып кәпәренә-сөйләшә башлый икән, аңа шунда ук әллә ничә төрле кушамат тагалар,” урыс-улак, Әрхәрәй(Архииерей), муенына тәре тагарга җыена”, -диләр. Я булмаса, нинди дә булса урыс сүзен татар сүзләре арасына еш кыстырып сөйләшә икән, мәсәлән:
-Бүген кибеттән диван сатып алдык әле, иначе нельзя. Пытамушты малай үсеп җитте, иначе выход юк, аңарга аерым урын җир кирәк, иначе невозможно. Да, да, иначе нельзя… Аңа инде: “Иначе Минсәет” кушаматын ябыштырып куялар. Тора-бара “Минсәет” исеме төшеп калып, “Иначе”сы гына ялтырап кала... Тагын:
- Короче, менә болай егетләр, короче, мин сызам, ә сез, короче бүрәнәләрне балта белән, ни э-э короче, юнырсыз-, ди Рәшит. Моңа инде, “Каруче” кушаматын чәпәп куялар.
Менә шушындый тузга язмаган, ләкин бик төгәл, исеме җисеменә туры килә торган, кушамат тактырырга теләмәүчеләр урысча пупалап маташмыйлар...
Без, егет чакларда, телне саклауның бүтән үтемле ысуллары да бар иде... Берзаман хәрби хезмәт срогын тутырып Минсур кайтып төште. Күкрәк тулы орден- мидәлләр. Әллә лаеклы, әллә сатып алган, әллә салагаларныкына аю мае сөрткән? Борын югары, түш киерелгән. Урысча гына сөйләшә. Татар-мишәр акценты цыкылдап торса да, татарча –ләм-мим, бер сүз дә “БЕЛМИ”. “ ОНЫТКАН.” Әти-әнисе белән дә: “ Ой как соскучылся я па вас.?”- дип кенә күрешкән. Урамда очраган дус –иш, күршеләре:
-Я, итенмә-кыланма инде, татарца сүләш, ницек инде ике ел эцендә- җегерме ел сүләшкән, ата-анаң белән аңнашкан телне онытасың? Үмер буе цит илдә яшәгәннәр дә, бер татар күрергә тилмергән кешеләр дә үз ана телләрен ынытмыйлар. Ник дисәң, алар туган телендә уйлый, фикерли, аннары гына көңелдән кирәкле телгә аляндырып, ((әйләндереп)татарлар өчен тәрҗемә)) сүләшә.
-Нит ни магу, забыл- ди, Минсур еламсырап, күзен дә йоммый.
-Ницек инде ни мужыш? Мыни, без татарца сыраганга урысца җауап бирәсең бит. Шылай булгац, татарца уйлыйсың булып цыга.
-Уйдице ради буга, ни мучице миня пажалысты- ди, “урыс булуы” пешеп җитмәгән “мишәр малай”.
-Телебезне ыныткансың адя цукынып -“цебен куып” - та күрсәт инде ату, булган-булгац булсын инде!? Адя, керештерә башла-төртен, бармакларыңны биетеп ал! – дип, аяк астында яткан ике таякны бер-берсенә тәре формасында куеп, йөзенә якын китереп, усал шаяртып, көлеп тә карыйлар.
...Ярар соң,.. кешечә әйтеп-әйтеп тә аңламагач... Бу тарткалаштан соң берничә көн үткәч, Минсурның клубтан кино карап кайтканын көтеп-саклап торып, өч егет үзләрен танытмаслык итеп киенеп-уранып, башларына умартачы битлеге киеп бу “мишәр урысын”тотып алып кое янына алып килеп, башы белән кое аузына тыгып, аякларының үкчәләре кое авызы белән тигезләнгәнче итеп төшерәләр дә, шул килеш җибәрмичә тотып торалар. И-и-и...аны-ы-ы-ы... ишетсәң әгәр, ышанмассың, билләһи!? ... Коедан, Казанның татар теле радиосыннан да уздырып саф үзебезнең телдә, әһәңле-матур яңгырашлы тавышлары белән газиз мишәр сөйләмендә:
-Җигетләр, нишлисез? Үтерәсез бит?! Зинар ыцкындырып җибәрә күрмәгез? – Эндәшүче булмагач,- Әнәй үтерәләр!?! Кыткарыгыз?!..- дип сөрән салырга кереште. – Җигетләр ялынып сырыйм? Аңнадым! Булды! Миннән моннан ары урысца бер кәлимә сүз дә цыкмас. Җибәрегез инде? Әй-әй, юк-юк җибәрмәгез? Цыгарыгыз инде-е-е-е ?.. - Бигрәк тә әйбәт сабак булды бу, балакайга. Алга табан ник аузыннан бер ялгышып кына булса да урыс сүзе чыксын. Минсурның, татар телен бер төн эчендә өйрәнеп, яңадан мишәргә әйләнүенә бөтен авыл шаклар катты инде менә. Шуннан соң бик озак әле, армия хезмәтеннән кайтучылар, урыс сүзләре кулланудан куркып, кәпәренүдән шөлләп- тыелып йөрделәр. Шактый еллар үткәч бер кыюы барлыкка килгән бит, тагын. Монсы да Минсур сыман ук урысча гына сукалый. Моңа да, озак көттерми дәвасын таптылар... Җәйнең матур бер төнендә, бу мөртәт булырга маташучының печәнлектә хуш исләр иснәп йоклап яткан бер мәлендә, таң яктысы беленә башлагач, иң татлы йокы вакытында гына, кирәк бит, күрше чуаш авылы Тигәштән бер әбинең кәҗәсен бурычка алып торып, “Сталин сыерын” печәнлеккә алып менеп, кырмавыкка буялып беткән- озын сакаллы танауына кесә фонаре белән яктыртып, койрыгын борып акырталар. Иләмсез-коточкыч, күгәргән кадак суырган тавышлар чыгарып, илереп чинаган-сәер үкерүдән куркынган Минсәет (монысы икенче Минсәет), алдында җен күреп бер шашынса, кинәт сикереп торып башын түбә кыегына бәрүдән күзеннән йолдызлар атылды... Тик санарга гына өлгермәде...
-Ән-н-нәй-и-и!.. Җен килгән!!! Нәлсә калган сиңа мында? Кит бал!.. (( Бу урында- ул доганы ( р ) хәрефен ( л) хәрефенә алмашып укыса да- изге сүзләрне бозып (р) урынына (л) хәрефе куеп язарга җөрәт итмим)... Әгузе биллаһи минәшәйтан ирраҗим бисмилла иррахман иррахим...Лә хәүлә вә лә куәтә...- Шулай укый-укый НӘС сүрәсенә килеп җитеп, аны да очлап чыкты...) Ә җеннең китәргә уенда да юк. Сакалбай, койрыгы авыртуга, чыдый алмыйча, туктаусыз акыруын белде. Минсәет куркынып кагынудан хаман да туктамады – Кит бал диләл сиңа?!- Ниһаять, ул жен артында үзен акылга утыртучыларны да күреп алды... Үзен, махсус куркытулары турындагы уй, ниһаять, аның баш чүмеченең арткы ягыннан әйләнеп чыгып, маңгай ягыннан миенә килеп керсә дә, Минсәет, җеннән котылу сөенеченнән аларга тамчы да үпкәләмәде... Ул яңадан да менә дигән, динен дә, телен дә онытмаган мишәргә әйләнгән иде инде...
Әй, тагын бер очрак калган икән әле. Шулай ук армиядән телен онытып кайткан “Ватанпәрвәр”мишәр баласының урысча гына сиптереп йөрүенә түземлекләре беткән “иптәшләре” бу “хәсрәтне” дә акылга утыртырга булдылар... Ике метрлы ходулилирга басып, ап-ак простынялар ябынып, өчәүләшеп каршысына чыккан, тиз арада үзен уратып алган өрәкләрдән өркүдән Әнвәрнең өне алынып, теле кибеп аңкауына ябышты. Аның ишеткәне бар иде, имештер: Әгәр җен күрсәң сүгенергә кирәк, җен дигәнең шул секундта ук юкка чыга икән”,- дигәннәрен. Мишәр булып туып та, урыска әйләнергә азапланган, милләтеннән йөз чөяргә маташкан, хәсис бала, мизгел эчендә шул әкияти риваятне исенә төшереп, җеннәрне куркыту максатыннан, армиядән өйрәнеп кайтылган, анадан тума шәрә сүзләр белән, урысча акыра-чиный сүгенә үк башлады.. Ә “тел сагында торучылар” затсыз яңгыраган сүгенү сүзләренә хурланып, ходулиларыннан төшеп, Әнвәрнең аузына куляулык тутырып, үзләре белән алган әзер простыня белән башыннан каплап-төреп, балакайны, авыл читендәге колхозның алма бакчасына алып барып, простынясына төрелгән килеш алмагачка бәйләп калдырып китеп баралардылар... Төкереге-селәгәе белән юешләп чәйни торгач куляулыкның күләме тыгызланып, бәләкәйләнеп калгач, авызындагы “глушительне” өреп чыгарып- төкереп ташлады. Тик үзен һаман да җеннәр әсирлегендә дип уйлады. Андый, хәтәр куркыныч, вакытта бит, нинди генә битлекләр кисәң дә, ничек кенә икейөзлеләнсәң дә ,бала таба торган хатын кебек бөтен чынбарлыгыңа кайтасың. Нинди генә яшерен шифрлар белән кодлаштырылган булсаң да авызыңнан газиз анаң телеңдәге сүзләр генә коела. Куркуы бигрәк үзәгенә үтәрлек булган ахрысы , хәтта мишәр шивә - сөйләмен дә онытып, урыс теленнән турыдан – туры, мәктәптә өйрәтелгән татар теленә күченеп, алмагач төбеннән ифрат та саф, татарча ялвару-инәлү авазлары ишеттереп, калтырана-калтырана шактый озак мәрхәмәт сорап теләнде... Иртән аны көтүче, уятып, алмагачтан чишеп, азат итте... Әнвәр әле дә ана теленә ихтирам-хөрмәт саклап яшәвен дәвам итә... Кайвакыт, шул маҗаралы төнне искә алып, җеннәрнең чыннан да барлыгына ышанып: “Тиге бахытта, мине җиннәр ырлаганда урысца гына сүгендем, ул җиннәр урысца бемиләр иде ахры, әгәр татарца да сүгенгән булсам сыразы җибәргән булырлар, алмагачка бәләп куймаслар иде”,- дип, яшьләргә сөйләгәндә, аның күңелендә вакыт-вакыт үкенү хисләре дә баш калкыта, төне буе агач кочаклап, черкиләрдән таланып чыгуы исенә төшеп бимазалый иде.
“Татар теле гайләдән башлана”,- дип, әйтү иң дөресе, иң урынлысы. Кичәгенәк, күрше мәхәллә мулласы урамда, ике яшь анага үгет-нәсихәт укый: “Урысча сөйләнеп, бала авызына ими каптырган татар анасының киләчәге караңгы, һәтта теге дөньяга күченгәч хәер бирүчесе дә калмый бит аның. Әле тагын шунысы да бар әле аның, баласына ана телен өйрәтмәгән, баласын теленнән яздырган ата-ана, бакыйлыкка күчкәч үз туганнары арасына да кабул ителмәс, дин кардәшләре арасыда да урын булмас”-диелгән. Өйдә татарча сөйләшмәсәң мәктәптәге атнасына 2 дәрес кергән татар теле белән ерак бара алмассың...
...Әнә, безнең Шыгырданда мишәр мохитында яшәгәч, ике татар теле дәресеннән кала, бүтән фәннәр бөтенесе дә урыс телендә укытылсалар да, урысчаны бар дип тә белмиләр. Рәхәтләнәләр мишәрчә цыкылдатып. Телне дә онытмыйлар, урыска да әйләнмиләр! Кирәк икән чуашча да сиптерәләр! Урыс күрсәләр дә югалып калмыйлар Элек, коммунизм заманында ук, Шыгырдан мәктәпләрендә чуаш теле дәресе кермәсә дә, мишәрләр чуаш телендә җиңел аралаша иде. Хәзер инде мишәрләр мәктәптә дә һич кенә дә авырсынмыйча чуаш телен дә өйрәнәләр. Татар теленнән әллә ни аермасы да юк, сүзләрдә хәреф куелышлары төрле булсалар да күп сүзнең тамыр яңгырашлары элекке татар теленә тартым. Татар теле белән чагыштырганда, Чуаш телендә күбесенчә Болгар бабаларыбызның сүзләр кулланышы үзгәрешсез сакланган...
Барысы да гайләдән башлана. Йөрисе түгел урыска үпкәләп, ул сиңа тел китереп бирергә тиеш түгел, китермәячәк тә! Һәр кемнең дә бармагы үзенә кәкре. Тел мәсәләсендә дә шулай ук.
Менә шулай! Шундый алар Шыгырданнар.
Аннары бит әле, татар телен белүнең башка өстенлекле яклары да бар. Татар телен белсәң, бик куп телләрне җиңел аңлыйсың , тәрҗемәчесез аралашасың, юкка гына аны универсаль тел димәгәннәр. Әһәмиятле тел буларак, алга киткән телләр арасында, дөньяда ундүртенче урында тора. Ә татар телен беләсең икән бик күп төрки телләрне, төрек, төркмән, кыргыз, әзербайҗан, казах, үзбәк, даг, карачай, балкар, уйгур, гагауз, караим, якут,чуаш, һ.б...һ.б ... телләрне аңлыйсың, аралаша аласың... Ә Башкорт теле, үзебезнең туган тел кебек инде ул. Татар белән Мишәрдәге ике - өч хәреф аермасы булган кебек, Башкорт белән Татарда да шул, өч- дүрт хәреф аермасы инде.(Татарда ч. Башкортта с. Мишәрдә ц.) Бүлгәләп, хакимлек итәргә җиңел булсын өчен, Башкорт белән Татар арасына, эт көтүенә бер сөяк атып талаштыргандай, “Башкортстанда Татар телен кыерсыталар”, дип оран салалар. Үз телеңне бүтәннәрдән сакла син!!! Башкорттан бер нинди дә куркыныч янамый!!! Туфан Миңнуллин әйтмешли: “ Башкорт бетмәсә Татар бетми”!.. Телебез бер, динебез бер, җырыбыз бер, язганнарыбызны беребезнекен-беребез укый ала. Бу ике тугандаш халыкны махсус талаштыралар би-и-и-и-и-т. Аның өчен махсус мөртәт-сатлыкҗаннар бар. Нигә аңламыйлар икән шуны? Кайчан гына, татар башын башкорт, башкорт башын татар, татар башын татар – ашаудан туктар икән со-о-о-о-оң ? (Татарлар бер берсенең дә башын ашый, башкортлар андый түгел, бер берләренең башларын ашамыйлар). Я, әйтегез әле, телләренең якынлыгы, аңлаешлылыгы буенча бу ике телдән дә якынрак тагы нинди тел бар ??? Телне бергәләп сакларга кирәк. Ә, төне буе, тар, кыска, юрганны ире үзенә тарткандай, хатыны үзенә йолкыгандай түгел. Зур, берәгәйле юрган булдырыр өчен тырышырга кирәк!
Татарстанда, бик күп гайләләрдә балалар авыл татар мәктәбен бетерсәләр дә, шәһәргә китеп бер ел торалар да, әти әниләре янына кунакка кайткачта үзара урысча гына аралашалар. Что син ? Алар урысча белә бит!!! Нинди горурлык!! Яфпаймать!! ... Монда ата- ана тарафыннан татар горурлыгына нигез салынмаган. ... Менталитет түбән. Татар теле кирәкми. Корсак кайгысы гына. Оныклар да татар телендә тәрбияләнми. Әбисе дә телен вата сындыра, тешсез авызын шәпелдәтеп урыс сүзләрен бозып-имгәтеп бетереп оныгы белән сөйләшкән була. Тегесе берни аңламый... Бу искәрмә: бүтән милли телләргә дә кагыла.
Баласын ана телен өйрәнүдән тыйган ата- ана сатлыкҗан белән бер. Андыйлар телен, денен генә түгел-илен дә сата.
Чуашстанда, мишәр ата-аналары чуаш теленең укытылуына каршы түгел, хәтта аны укытуны хуплап торалар. “Милли тел- чуаш теле дәресләрен кыскартырга, укытмаска”,- дигән, сүз булгач та үзләренең тирән борчылуларын белдерделәр. “Кишеремә дә кирәкмәгән инглиз теле беркемгә дә кирәк түгел, без инглизләр арасында яшәмибез, инглиз белән бала чукындырасыбыз юк, кирәксенгән кеше инглиз телен үзлегеннән өйрәнсен, безгә чуаш телен өйрәнү мөһимрәк, шул җирлектә яшәгәч, чуашлар сөйләшкәндә күзле бүкән булып басып торасыбыз килми“,-дип янәдән дә, үзләренең бу гаделсез карар белән килешмәүчәнлекләрен тәкрарладылар.
Тауфик Чурекеев.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев