Мин,Габдинов Язкар Мәгән улы 06 09 1957 елда Ташкент шәхәрендә туганмын. Ә үстем мин Башкортостанда,ул вакытта Күмертау районы Тимербай ауылында. Тимербай ауылында бәләкәй чагымнан үскәнгә мин аны үземнең туган ауылым кебек сизәм һәм чын күңелемнән яратам. Безнең ауылдан чыккан зур шәхесләр арасында-Рассияның Атказанган Сәнгать Эшмәкәре,язучы,драматург Юмагулов Ильшат Халил улы һәм Башкортостанның халык артисткасы Миниса Бакирова (Юмагулова).Мин 16 яшемдә туганнарым чакыруы белән,үземнең туган шәһәремә Ташкентка кире кайтырга туры килде.Анда эшкә кердем. Жыр жырларга бәләкәй чагымнан ук бик ярата идем шул сәбәптән мине теләкләрем,шул вакытта Ташкент шәһәрендәге татар-башкорт "Яшьлек" төркеменә алып килде.Мин шул төркемгә йөри башладым,җыр сәнгатен үзләштердем, бик куп еллар төркемнең җырчы-солисты булдым.Укырга кердем "Ташкент Сәнгәть Институтына".Кичләрен анда укыдым,иртән эшкә йөгерә идем,вакыт табып төркемгә дә йөри идем.Белмим каян шулкадәрле энергия,көч булгандыр яшь чакта,кызлар артыннан чабуларны да кушсаң,хәзерге яшемдә уйласам исем китә.Диплом алгач мин үземнең"Якташлар"дигән татар төркемен оештырдым,анын житәкчесе һәм жырчысы булып куп еллар Урта Азияда яшәгән татар-башкорт халкы өчен концертлар куеп, аларны куандырып эшләдек,ул вакытта анда татар-башкорт халкы бик куп иде.Шуннан безгә Үзбәк телевидениесе атнага 2 сагәть эфир вакыты бүлде.Үзбәк радиосыда атнага 2 тапкыр 1 сагәть эфир вакыты бирделәр,атна саен шунда чыгыш ясый идек.1989 елда мине Казанга "Татар жыры-89"бөтенсоюз җыр конкурсына чакырдылар,анда мин "Хэмдия" дигән татар халык жырын жырлап "Бөтенсоюз Татар җыры дипломанты" исемен алдым.1993 елда Уфага кайтып урнаштым семья белән. Урнашып киту очен бик куп эшләргә,көч түгәргә,юла кебек әйләнергә туры килде.Хәзер инде мин пенсионер,тыныч кына үз җаем белән яшим,оныклар белән мәш киләм,шигырьлар язам,көйләр чыгарам,яшьләргә ярдәм итәм, бик сорасалар.Мин өч малай этисемен,7 оныкның картәтәе. Менә шулай минем,кыскача әйткәндә,гөмер һәм иҗат юлым.Сезгә ЗУР хөрмәт белән!!!сезнең Язкар Габдинов.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев