Җиләк- җимешләрнең өлгергән мәле. Уңган хуҗабикәләр бу чорда кыш буена җитәрлек итеп кайнатма, компот һәм башка төрле ризыкларны күп итеп әзерләргә тырыша. Шундыйларның берсе Баулы районы Яңа Баулы авылында яшәүче Зөлфия Миннуллина. Ул якыннарын үзе әзерләгән җимеш каклары белән сыйлый. Хуҗабикәнең тиз һәм оста гына итеп как ясау ысулын без дә өйрәнеп кайттык.
Татар халкы борын-борыннан чәйне җиләк- җимеш салып эчәргә яраткан. Как кою да шуннан килеп чыккан. Элегрәк җимеш какларын ачык һавада кояшта киптерсәләр, хәзер тиз һәм уңайлырак ысуллар уйлап табалар. Как кою өчен алма иң уңайлысы.
– Алмаларны яхшылап юабыз. Урталарын калдырып, кабыгы белән бергә турыйбыз. Кастрюльгә салабыз, – дип аңлатып сөйли Зөлфия ханым. – Кайнаганда төбенә утырмасын өчен берәр стакан кайнаган су өстибез. Һәр хуҗабикә үзе белә инде, кашык белән аның пешкәнлеген тикшереп карыйбыз, аннан әзер булгач, кастрюльне алабыз да, пешкән алмаларны (дуршлаг) иләк аша үткәрәбез.
Әзер алма пюресына тәменчә шикәр комы өстәп, табага салырга кирәк. Зөлфия ханым какларны табага майламый гына сала.
– Әзер булган пюрены уртача табага салам. Анда 6-7 калак пюре салырга була. Һәм табаны әкрен-әкрен генә селкеткәләп тигезлим. Ул матур һәм тигез булып җәелә. Алма массасы салынган табаны су салынган кастрюль өстенә куям. Как пар өстендә кибәргә тиеш. Кастрюльнең суы кайнап чыккач әкрен утка куябыз. Газга да экономия була. Ничә сәгать кипкәнен әйтә алмыйм. Көне буена өч как ясый алам.
Башка эшләр караган арада хуҗабикәне табага куйган кагы кибеп әзер була. Какның кибеп, әзер булганлыгы кулга сизелә. Аны табадан махсус калак белән, ертмыйча, сак кына кубарып ала.
Фото: Индира Сәйфуллина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев