(Тууына 125 ел тулуга карата)
Шушы елнын декабренда мэгариф, дэулэт хэм жэмэгатъ эшлеклесе, язучы, мэгрифэтче Хосни Кэримнен (Хоснетдин Кэримов) тууына 125 ел тула.
Хосни Кэрим 1887 елда Башкортостаннын хэзерге Дуртойле районы, Тумыржа авылында Минхажетдин гаилэсендэ дуртенче бала булып туа. Башта ул 12 километрдагы Эсэн авылына йореп укый. Хэм заманында прогрессив саналган «Галия» мэдрэсэсендэ белем ала. Галимжан Ибрахимов, Шэхит Эхмэдиев, Гыйбадулла Алпаров кебек шэхеслэр белэн бергэ уку, Мэжит Гафури , Шайхзадэ Бабич житэкчелек иткэн эдэби тугэрэклэргэ йору яшь егеткэ тормышта уз урынын табарга ярдэм итэ. Хоснетдин Кэримов мэдрэсэдэ укыганда ук беренче эсэрлэрен яза башлый.
Анын «Атнакич яки Шакир хэлфэ дэресе» исемле ике пэрдэлек пьесасы 1910 елда донья курэ. Шул вакытларда «Ак песи» дигэн хикэсе дэ басыла.
Матбугатта беренче эсэрлэренен басылып чыгуы,Галимжан Ибрахимов , Гыйбадулла Алпаровларнын ул эсэлэргэ унай бэя бирулэре Хоснетдинне тагын да дэртлэндерэ. Эдэбият олкэсендэ белемен, осталыгын арттыру очен ул татар демократик эдэбиятынын беренче яралгыларын хэм рус язучыларынын китапларын куп укый, эдэби осталыкка ойрэнэ.
Хоснетдин Кэримов 1912 елда «Галия» мэдрэсэсен тэмэлап, экстерн тэртибендэ укытучылыкка имтихан тота хэм Астраханьдагы рус-татар мэктэбендэ укыта башлый.
Астраханьда нэшер ителгэн «Идел» газетасында анын шигырьлэре, «Тормыш тырнагында», «Ике дус», «Ачлар шатлыгы»хикэялэре фельетоннары хэм мэктэп тормышын чагылдырган публицистик мэкалэлэре басылып чыга. Милли мэктэплэргэ кагылышлы «Тарих дэреслэребез хакында бер-ике суз», «Телебезгэ жинаять», «Ялгышмасын», «Булмаска бокре», «Ысул тэгълим китаплары» дигэн тирэн эчтэлекле мэкалэлэредэ шул ук газета битлэрендэ урын ала.
Астрахань шэхэрендэ яшэгэндэ шагырь Сэгыйт Рэмиев, революционер Нариман Нариманов хэм башкалар белэн аралаша. Шул сэбэпле полиция кузэтуе астына элэгэ хэм Уфага китэргэ мэжбур була.
1915 елда янадан туган якка кайтып, Бирский оязе Богдан (хэзерге Балтач районы) авылындагы тобэк китапханэсендэ эшли башлый . Монда да Хосни Кэрим крестьян массасы арсында культура-агарту эшен дэвам итэ, ул заман очен бик тэ авыр булган эш-лекциялар укуны оештыра.
Февраль революциясен ул Богдан авылында каршы ала хэм революцион эштэ актив катнаша. 1917 елнын маенда Мэскэудэ уткэрелгэн беренче моселманнар съездына делегат булып бара.
1917-1919 елларда Боре ояз мэгариф булегендэ, Х. Кэрим уку-укыту эшлэрен жайга салуга жин сызганып эшли. Бу чорда ояздэ 200 лэп мэктэп ачыла! 1919 елнын март аенда анны Колчак контрразведкасы кулга ала, большевиклар ягында эш алып баруда гаеплэнэ. Аклар кулында улем котеп ятканда , Бирский шэхэрен Кызыл Армия килеп азат итэ хэм Хосни дэ тормэ газабыннан котыла.
Гражданнар сугышы бетеп, тыныч тозелеш чорына кучкэч тэ Хосни Кэрим Уфа, Казан шэхэрлэрендэ мэгариф, эдэбият олкэсендэ эшлэвен дэвам итэ. Муеннан жэмэгать эшенэ чумуына карамастан, ул эдэби эсэрлэр ижат итуен туктатмый. Бу вакытлар да анын « Жан исэбен алгында», «Ертылган приказ» хэм башка эсэрлэре басылып чыга. «Жан исэбен алганда» хикясендэ туган ягы Тумыржа, Аташ авылларында жан исэбен алу чагылдырылса, «Ертылган приказ» да исэ, Борай – Балтач якларында, гомумэн Боре оязендэ февраль революциясен гади халык ничек кабул итуен бэян итэ.
Татарстанда эшлэгэн чорында ана аеруча зур , жэваплы эшлэр йоклэтелэ. Наркомпроста, торле культура оешмаларында эшли, Главлитны житэкли. Шулай да ул ижади эшен –эдэби олкэдэге эшен ташламый. Гомэр Бэширов хэм башка ул вакыттагы язучылар белэн тыгыз элемтэ тота.
Репрессия елларында, онытылуга дучар ителгэн татар эдэбиятынын классигы, Хосни Кэримнен чын дусы Галимжан Ибрахимовнын куп кенэ эсэрлэрен, фотографияларын, тормыш иптэше Зэйнэп ханым белэн, узлэренен, гаилэлэренен гомерлэрен куркыныч астына куеп, саклап калалар. Эдип аклангач, китапларын халыкка кайтаруда искиткеч эш алып баралар.
Кызганычка каршы, бу зур йорэкле, искиткеч кин кунелле, шунын белэн бергэ бик тэ гади, тэкэллефсез чын кеше арабызда куптэн юк инде.1965 елда озак, каты авыру Хосни Кэримне бездэн аерды.
Бугенге кондэ тугыз китап авторынын байтак шигырьлэре, куп сандагы публицистик мэкалэлэре хэм мемуар характерындагы язмалары, торле сэбэплэр аркасында, укучыларга, кин жэмэгатьчелеккэ житкерелмэгэн эле.
Хосни Кэрим тормыш иптэше Зэйнэп ханым белэн ике кыз бер ул тэрбиялэп устерэлэр. Уллары Боек Ватан сугышында хэлак булла. Олы кызлары Хоршид Мэскэу дэулэт университетынын доценты (физика-математика фэннэре кандидаты) була. Икенче кызлары- Лэлэ Казан больницаларынын берсендэ врач булып эшли. Бугенге кондэ Лэлэ ханымнын улы Евгений исэн булырга тиеш…
Анын исемен мэнгелэштеру максатында куп кенэ эшлэр башкарылсада, Хосни Кэримнен тормыш юлдашы Зэйнэп апанын тэкъдиме ул вакыттагы Башкортостаннын мэгариф министрлыгынын бер торкем бюрократ чиновниклары (аларны башкача атап булмый) тарафыннан кире кагыла. Бик тэ кызганыч, Башкортостан хэм Татарстан республикалары очен зур-зур эшлэр башкарган кешегэ анын туган авылындагы мэктэпкэ Хосни Кэрим исеме бирелгэн булса кемгэ зыян булыр иде!? Э бит Зэйнэп ханым бу мэктэпкэ 5-6 менлек шэхси китапханэсенен китапларын булэк итэсе булган! Бу эшне элдэ, минем уемча, тозэтергэ момкинчелек бар. Тэкъдимем шул Тумыржа урта мэктэбенэ Хосни Кэрим исемен бирергэ! Сон булсада ун булсын!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев