Беренчеләрдән булып “Колос” хуҗалыгы киләсе ел уңышына нигез сала. Колослылар 680 гектарда шепкә һәм мең гектар мәйданда көзге бодай чәчүне планлаштырганнар. Бу турыда хуҗалык агрономы Артур Саяпов болай диде: “Бодайны чәчүнең иң яхшы вакыты 20 августтан башланырга тиеш. Көзге бодай илле биш көн үсәргә тиеш. Шуңа күрә, тиз көннәрдә чәчүне тәмамларга дигән бурыч куябыз. Иртәрәк чәчелгән басуларда уңышы да әйбәтрәк була. Көзге бодай дүрт-биш сабак чыгарып калдырырга тиеш. Шул вакытта үсенте ныклы була. Шуңа күрә без бу эшкә зур җаваплылык белән карыйбыз. Бүгенге көнге эшебез белән без киләсе ел уңыш булуына нигез салабыз”.
Көзге чәчү эшен елның елында механизаторлар Рамил Усманов, Әлфир Нигамәтҗанов башкара. Чөнки бу механизаторлар көзге чәчүнең җаен белеп, иңнәрендә җаваплылык тоеп башкара беләләр. Чәчеләсе басуларга орлык чыгаруда да тәҗрибәле водительләр Рифат Сибәгатов, Фидан Гайнанов эшли.
Әйе, “Колос” хуҗалыгы – ра-йонда иң күп гектар мәйданда җир эшкәртүче хуҗалык. Шуңа күрә биредә ел әйләнәсенә эш гөрләп тора. Бүгенге көндә хуҗалыкның Борай бүлекчәсе басуларында көзге чәчү, ындыр табакларында ашлык киптерү, урнашу кебек күңелле эшләр башкарылса, Әҗәк бүлекчәсе басуларында тулы куәтенә урып-җыю эше бара. Хуҗалыкның бер генә техникасы да, эшчесе дә, механизаторы да тик тормый. Тик һава шартлары гына бераз күңелләрен төшерә. Шулай булса да комбайнчылар, көнне аязлау белән комбайн штурвалы артына утырып, киң иген басуын иңләргә тотыналар.
Автор:Гульназ Хузина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев