Авыл хуҗалыгы тармагы республикада төп роль уйный. Фермерларга барлык районнарда кертелгән грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек төрле ярдәм чаралары каралган. Районыбызда авыл тормышын үз итүче, авыл хуҗалыгы бер үк вакытта һөнәр дә, гаилә эше дә булган яшь фермерлар булуы сөендерә. Алар бу эшне яратып, күңелен салып башкаргач, эшләре дә гөрләп бара. Иске Тазлар авылында яшәүче Айгөл һәм Алмаз Әгъләмовлар шундый гаиләләрнең берсе. Яшь гаилә шәһәр тормышына кызыгып, шәһәрдә яшәргә чыгып китмәгән, ә чын бәхетен туган җирендә корган. Алмаз Әлфит улы гади, тырыш гаиләдә туып үсә. Мәктәп, яшьлек елларын узып, туган авылына кайтып төпләнә һәм Яңа Тазлар авылы кызы Айгөл белән гаилә кора, туган авылында матур йорт сала. Әнисе Илия Рәзиф кызы ачкан “Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләү генә түгел, ә кулына көрәк алып эшләү дә аның иңенә төшә.
Алмаз сөт юнәлеше буенча эшләгән әнисенең фермер хуҗалыгында бик күп тәҗрибә туплый. Иске Тазлар авылы читендә махсус урын алып шунда абзар төзи. Менә бүген килеп исә үзенең хуҗалыгын булдыру өчен “Агростартап” программасында катнашып, грант ота. Аның фермер хуҗалыгы ит юнәлеше буенча эшләячәк. Грант акчасына алынган МТЗ-82 өр яңа трактор күптән Алмазның ихатасына кайтып утырган. Шушы көннәрдә симменталь токымлы 25 баш башмаклар да кайтачак.
Алмазның хуҗалыгында 115 гектарда җир бар. Анда ул төрле культуралар үстерә. Техника базасы да ныклы. Үзләренең дүрт тракторы, комбайны һәм тагылма агрегатлары бар.
– Эшемне башлап җибәрү өчен махсус программа булуына Республика Башлыгы Радий Хәбировка зур рәхмәтлемен. Шушы программа ярдәмендә районда бик күп фермер хуҗалыклары төзелеп, аның нәтиҗәсендә кешеләргә эш урыннары булдырылды, – ди үзенең фермер хуҗалыгын төзеп, эш башлаучы Алмаз Әгъләмов.
Чыннан да, мондый гаиләләр авылның күрке, бизәге дияр идем мин. Язма-быз геройлары авыл хуҗалыгы тармагының киләчәгенә ышана һәм үз хуҗалыкларын үстерүгә олы тырышлык, күп көч сала. “Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы үсешендә хуҗалык итүнең кече төрләре әһәмиятле урын били. Киләчәктә авылларның тотрыклы үсүе нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Инде берничә ел дәвамында районыбызда әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барыла. Максат – авыл җирлекләрендә кече эшмәкәрлекне киңрәк колач белән җәелдерү, авыл халкының активлыгын арттыру. Республика Башлыгы Радий Хәбиров төрле юнәлештәге программалар белән ярдәм итә. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагы өчен тоемлы ярдәм күрсәтелә. Авыл кешесе мал-туар асрауны нинди авыр заманнарда да ташламаган. Хәзер исә мөмкинлекләр бик зур. Бары тик теләк һәм аны гамәлгә ашыру өчен тырышлык кына кирәк”.
Булат Салихов, мәгълүмат-консультацион үзәкнең директор вазыйфасын башкаручы.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев