Районыбызның Тазтүбә авылында тәҗрибәле умартачы яшәвен күптән белә идем. 20 елдан артык бал кортлары асраучы Ленар Солтанов кортбакчасында 100 баш умарта бар.
– Ленар, умартачылык белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?
– Балачактан дисәң дә ярый. Безнең әти оста умартачы иде. Кечкенәдән аңа булышып, кул арасына кереп үстем. Әти үзе Бөре шәһәрендә умартачылар хәзерли торган училищеда укып, белем ала. Шуннан башланды инде безнең бал кортлары үрчетү буенча эшебез. Туган авылымда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Николаевкада, аннары Тепляктә белем алдым. Авыл, урманга мөкиббән киткәнгәме булачак һөнәремне дә авыл белән бәйләдем. Уфадагы урман хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Аннары инде армия сафы. Хезмәт юлымны да урманчы булып башлап җибәрдем. Умартачылык эшен бик яраттым. Әкренләп үз умарталыгымны булдырдым. Соңгы елларда Борай бренды булырлык бал белән республикада, аннан читтә дә танылу алырга өлгердем. Умартачылык белән чын-чыннан, һөнәри шөгыльләнә башлавыма да дистә елдан артык вакыт узып киткән икән.
– Умарта тотуның ни икәнен белмәгән кеше бу эшне ансат дип уйларга мөмкин. Кортлар үзләре бал җыя, эшли, умартачыга бал суыртып аласы гына кала, янәсе. Чынлыкта бу авырмы?
– Эшләсәң, умартачының эше бер дә бетеп тормый. Апрельдә иң элек умарталарның 15 көнгә җитәрлек азыгы бармы икәнен тикшереп чыгасы. Көннәр җылытканчы бал кортларына ашарга азык булырга тиеш. Ояның кырыеннан алып рамына кадәр, бал бармы юкмы икәнен чамаларга тиешсең. Корты аз, балы күп булса, бераз балын алып, башка ояларга куясың. Икенче тапкыр очканда ояны үлгән кортлардан чистартасың. Яхшы умартачы ояларын ачуга ук кортларга ни кирәген чамаларга тиеш. Җәй башында ояны 25-30 тапкыр ачарга туры килә. Әз караганда 10 тапкыр ачу да җитә. 100 баш умартаны берүзем генә карап, эшләп бетерә алмыйм, билгеле, гаиләм булыша.
– Умарта аерса, кортларыгыз "сул"га китәме? Ничек тотасыз?
– Аерырга җыенганнарын алдан чамалыйм һәм бүлеп куям. Корт әле ул чакта аерасын үзе дә сизмәгән була. Бик сирәк очракта гына урманга китәләр. Аларны эзләп йөреп булмый инде.
– Умарталыгыгыз уңайлы урынга урнашкан. Авылда берничә генә кеше яшәгәч, күршеләрегезнең, авыл халкының "кортларыгыз чага" дигән зарын тыңлыйсы юк.
– Авыл халкы аның кайдалыгын белә, бик якын килми. Аннары безнең авылда кеше аз бит. Өч өйдә кеше яши.
– Балны кая куясыз? Урнаштырып буламы?
– Сатылып бетеп бара. Узган елгы балның яңа сезонга кадәр калганы юк. Яхшы товарга һәрвакытта хуҗа табыла. Реклама да кирәкми. Бәяне дә артык кыйммәт куярга тырышмыйм. Чөнки ул арадашчыда йөргән бал түгел, мин җитештергән бал, бәяне дә үзем куярга тиеш. Шөкер, быел бал бар.
– Ленар, сез умарта кортларыннан тыш махсус банка эченә дә кәрәз куеп бал җыюда эксперимент эшли башлагансыз икән?
– Әйе, быел шундый эш белән булаштым әле. Бәләкәй генә банкаларга кәрәз куям да умарта эченә тезәм. Бал кортлары банка эченә бал җыя. Кәрәзләрне рамдагы сыман эшлиләр. Бу ысулда кәрәзгә кеше кулы тими. Банка тулу белән алып икенчеләрен куям. Өлешле баллы кәрәзләр була инде бу.
Гомумән, Солтановлар гаиләсе авыллары өчен янып яшәүчеләр. Кышларын Ленар Зөфәр улы үз тракторында тирә-як авылларның урамнарын кардан чистарту белән мәшгуль.
Ничек кенә булмасын, Ленарның үзен дә бал кортларына тиңләргә мөмкин. Изге күңелле авыл егете чибәр әбисен дә үз карамагында тәрбияләп, 93 яшенә кадәр җиткереп, мәңгелек йортка озатканнар. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигән әйтем Солтановларның ике уллары Илнур белән Илдарга да тап килә. Алар да әти-әниләре кебек кортбакчаларында көч салалар. Бал кортлары чага дип куркып тормыйлар, чат ябышып эшлиләр. Ленар Зөфәр улы аэроапитерапия өчен өендә махсус почмак булдырган. Менә шулай яңалыкка омтылып яши күпләребезгә бал бабай буларак билгеле Ленар Зөфәр улы.
Автор:Гульназ Хузина
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев