Барган чагым артка карамый.
Һәр мизгеле гомер кимүенә –
Вакыт галиҗәнап аямый.
Ни калдырам, диеп уйлаган чак
Мизгелләрдән торган гомердә.
Үткәннәрен кайтарырлык түгел,
Тәкъдир язган ниләр күрергә?
Җыелалар гомер дисбесенә
Очып кына үткән бу көннәр.
Килә торсын! «Тормыш авыр!» – диеп
Елларымнан һич тә үкенмәм.
Кеше булып саналсам да үзем,
Тузан бөртеге тик галәмдә.
Көфер булыр сүзем, әйтә алмыйм
Гомер үтте диеп әрәмгә.
Җавап әзер күптән, сорасалар –
«Нидә бәхете?» дип адәмнең.
Чын бәхетем җирдә яшәвемдә,
Оныкларда күреп дәвамым.
Кайнап торган тормыш эчендә мин,
Сагышымны шатлык аралый.
Кояш баешына таба юлым,
Барган чагым артка карамый.
Фәнәвис Дәүләтбаев
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев