хикәя
Кем кызы син?
– Урамга чыккан саен ник шулай дип сорыйлар соң миннән, Җиһания әби? Юри сорыйлар бит. Беләләр бит минем кем кызы икәнне?! Шул сорауларына кем кызы дип әйтергә дә белмим. Әнинең исемен әйтсәм дә, әтинекен әйтсәм дә, әәә, теге исерек кем кызы диләр бит инде… Мин ишетсен дип, артымнан юри кычкырып әйтеп калалар… Минем ни гаебем бар соң?! – Өзгәләнеп елаган күрше кызын ничек юатырга да белмәде Җиһания. Дөрес, Гөлүзәнең аның итәгенә капланып беренчесен генә елавы түгел. Үз өендә ямь-тәм тапмаган сабый, ничә еллар инде күңелендәге бар зарын-моңын аңа сөйли. Еш кына күңеле тулып, елап та ала. Бик ярата аны Җиһания әбисе. Ялгыз карчыкның бер юанычы да шушы сөйкемле бала. Үз әти-әнисенең генә аңарда, аның кичерешләрендә эше юк. Җүнләп бер җирдә эшләмиләр, эшләп тапкан бар акчалары аракыга китә бара. Тормышлары да мактанырлык түгел. Мал-туарлары да мантымый. 13 яшьлек Гөлүзә генә өстери торган тормыш түгел шул. Көченнән килгәнчә, тырышып, бар җирне чистартып, тәртипләп кенә бетерә кыз, шул арада тагын өйләре абзарга әйләнә. Инде елап та, ялынып та әйтеп карады. Тыңламыйлар шул өлкәннәр. "Бүтән авызга да капмыйбыз, монысы соңгысы", – диләр дә, көн туса, шул ук хәл кабатлана. – Тагын әз генә түз инде, балам. Тугызынчыны бетергәнче генә түз. Аннары калага барып урнашырсың, укырга керерсең. Надия кызым кайткан саен үзебездә торырсың, бөтенесенә булышырмын дип тора бит… – Беләм, Җиһания әби, Надия апайлар булмаса, мин ничек яшәгән булы идем икән? Бөтен киемнәрне алар алып кайта. Телефон, ноутбукны да алар бүләк итте. Әле ярый алар бар… – Алар сине бигрәкләр дә яраталар шул. Әдилә кызлары да сине үз сеңлеседәй ярата. Русланнары апай дип өзелеп тора… Барысы да әйбәт булыр, балакай… Үзеңнекеләр дә бик ярата сине, кызым. Алар мондый түгел иде. Бик эшчән, бик тәртипле иде әтиең белән әниең. Яратышып өйләнештеләр, дуслары да күп иде. Әнә шул дуслары белән бәйрәмнәрне күбрәк итеп ташладылар шул. Шуннан башланды барысы да. Язмышлар, ялгышлар диген… Әйдә, балам, сөрт күз яшьләреңне. Син мәктәптән кайткач бергә ашарбыз дип, бәрәңге кыздырган идем бит, кулларыңны ю да тәмләп чәй эчәбез. Бүген миндә генә кунарсың. Миңа да иптәш булырсың… Хәзер бергә керәбез дә әти-әниеңнән рөхсәт сорап чыгам. Син китап-дәфтәрләреңне алыштырырсың… Җиһания белән Гөлүзә кергәндә инде аякларында көчкә басып торган ир белән хатын нәрсә турында сөйләшкәнне дә аңларлык хәлдә түгел иде. Тиз генә китап-дәфтәрләрен, алмаш киемнәрен алды да, күрше әбигә иярде кыз. Аңа исә күңелсез уйлар, билгесезлек, җавапсыз мең дә бер сорау да иярде. Тик башкаларга сер бирмәс өчен күңелендәгесен яшерергә өйрәнгән кыз, бу юлы да аларны күңел төбенә яшерде. "Чип-чиста бит әле", – дисә дә, Җиһания әбисенең идәннәрен юып чыгарды, бергә кичке аш әзерләделәр. Өйдәге тансык тынычлык, рәхәтлек кызны тагын үз хыялларына алып китте. Әйе, хыяллана Гөлүзә. Шәһәргә китә, укырга керә. Укып бетергәч, эшкә урнаша. Үзе дә, әти-әнисе дә бик тәртипле егеткә кияүгә чыга. Шәһәрдә яшәсәләр дә, авылда яшәсәләр дә барыбер аңа. Иң мөһиме, эчми торган, эш ярата торган кеше генә туры килсен. Балаларын да яратып, кадерләп үстерәчәкләр. "Кем кызы син?" – дип сораганда аларга аның кебек кызарырга, оялырга, туры килмәячәк. "Гөлүзә кызы мин!" дип горурланып әйтерлек итеп яшәячәк ул. Балаларының әтисе дә шундый булачак… – Гөлүзәнең хыяллары шул урында өзелде. Янына Җиһания әбисе килеп утырды. – Кызым, күптәннән сиңа догалар өйрәтәсем килә иде. Менә монда, карале, никадәр китаплар. Әйдә, Аллаһка тапшырып, тырышып кара әле… Аннан намазга басарсың. Анысын да өйрәтермен. Рәсемле китапларым да бар. Алардан да карарсың. Догалар сиңа тынычлык бирер, әти-әниеңә тәүфыйк сорап, бергәләп дога кылырбыз. Әни догасына пәрдә юк, диләр. Шуның кебек, синең сабый йөрәгең аша чыккан теләкләрең дә кабул булыр, иншәәллаһ. Әбисенең соңгы сүзләре үзенең хыяллары белән туры килгәнгәме, бик тиз ризалашты кыз. Догалар укыган саен күңеленә рәхәтлек иңгәнен сизде. Аларны бик тиз ятлады да. Ун көн дигәндә, беренче намазын укыды. Җиһания әбисе белән ике арада йөреп торса да, үз өебезгә дога керсен дип, намазларын үз бүлмәсендә укыды. Көн-төн эчсәләр дә, әти-әниләре аның бүлмәсенә кереп мишәтләп йөрмиләр иде. Әбисе өйрәткәнчә, бөтен йөрәге белән ялварып, сәҗдәләргә китә-китә, әти-әнисенә тәүфыйк, тормышларына муллык-бәрәкәт сорады Гөлүзә. Аларның кабул буласына, хыялларының чынга ашасына өметен өзмәде ул. Җиһания әбисе дә: "Телә, сора, туктама гына, бер көн килеп, кабул булачаклар, менә күрерсең", – дип тора. Инде ул бәхетле көннәр бик якында, кул сузымында гына кебек тоела кызга. Шулай булса иде…
Гөльяр
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6