Предыдущая публикация
Бар да:-Кыш!-ди, кыш уртасы имеш,
Урыны белән юлда, кар кипкән,
Кыеклардан тамчы тама әнә,
Өйдән чыгасың да, яз җиткән!
Лыштыр-лыштыр, аягыңны сөйрәп,
Су ерасың, урам юлыннан.
Шәрә куакларда кошлар сайрый,
Кар каралып, суга туенган.
Булса элекедәй, авылында бала,
Урамнан да керми шатланып,
Буаларын буып, көймә йөздерердәй,
Иренмәсләр иде су табып..
Кыш уртасы..Тик урамнар яздай,
Комачаулый бераз зур корсак,
Чәчсез башны кашыйм үкенечтән,
Шайтан алсын! Үткән ,үсмер чак..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2