Хәерле көн!
2024 елның гыйнварыннан журналның күләме артачак һәм 32 бит тәшкил итәчәк, дип хәбәр иткән идек. Өстәләчәк 4 биткә нинди язмалар бирү турында уйлап куйганбыз, әлбәттә, шулай да укучыларбызның карашын белергә телибез. Сезне нинди яңа рубрикалар кызыксындырыр иде? Булганнарының кайсыларын киңәйтергә була? Динебезне, милли мәдәниятебезне өйрәнүдә әһәмиятле кайсыбер мәсьәләләр, бәлки, игътибардан читтә каладыр? Кроссвордлар, чайнвордлар тәкъдим итүгә ничек карыйсыз? Фикерләргезне комментарияләрдә языгыз әле, рәхим итеп.👇
Әлеге вакытта киләсе ярты еллыкка матбугатка язылу бара, бу безнең өчен - чәчү чоры. Алдагы айларда журналның киләчәге өчен бик күп тырышлык салу таләп ителә. Һичшиксез, безне матди һәм рухи ярдәмегездән, догаларыгыздан калдырмассыз, дип ышанабыз.
"Бәрәкәт ачкычы" журналы коллективы киләчәктә дә сезнең белән бергә булырга тели!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев