Бу сагыну – якта сагышка төренгән...
Аның әрнүе дә җанда газап түгел, рәхәт бер сулкылдау булып яңгырый.
Бу сагыну – төзәлүен теләмәгән яра кебек... 
Беренче мәхәббәтегезне көн дә уйлап, сагынып яшисездер димим. Әмма ул кадерле исемнең күңелегездә булуын беләм. Бу хатирәләргә сак кына кагылырга рөхсәт итәрсезме?
Беренче мәхәббәтегез, гомумән, мәхәббәтегез тарихын языгыз миңа. (Телефон номерыгызны калдырсагыз, шалтыратып тыңлап, аннан үзем дә яза алам).
Бу тарих кемнеңдер күңелендә яратуга ышаныч, өмет уятыр, гыйбрәт булыр. Мәхәббәткә бик җиңел хис дип караган яшьләргә үрнәк булыр.
Ә сезнең... сезнең сагынулар басылыр!..
‼
  • Класс
‼️Аноним‼️ Мин авыл кызы. Әти-әнигә бер генә бала булып үстем. Мине әти белән әни 10 ел көтеп алганнар. (Әнием беренче иреннән 2 «корсак төшергән» (әбиләр «аборт» ясаганнар, безнең якта шулай әйтәләр), ләкин 3 елдан барыбер аерылган һәм минем әтигә кияүгә чыккан. «Корсак төшергәнгәме» тиз генә балага уза алмаган. Шулай да 10 елдан соң мине тапкан әнием. Ләкин гомер буе беренче иреннән аерылганга үкенеп, аны сагынып яшәде. Миңа да гел, кечкенәдән үк: «Кызым, беренче иреңнән аерылма», – дип тәрбияләде. 6 нчы класста укыган чагымда класстагы бер малай – Айратка гашыйк булдым мин. Ул бездән ерак түгел күрше авылда яши иде. Белмим, нәрсәсе белән җәлеп иткәндер инде ул, кечкенә генә буйлы
Ураза гаете мөбарәк булсын! Бәйрәм белән барыбызны да! Шатлыклы да, аз гына моңсу да көн... Рухына якын кешеләр белән узган ифтарлар, тәрәвихлар артта калды. Кылган догалар, теләкләр... Күңелләр мөлдерәмә тулган сыман... 🤲Инде бу халәтне ничек тә озаграк саклыйсы иде. 🤲Бер-беребезгә, читләр хәсрәтенә гел шулай сизгеррәк буласы иде... 🤲Догаларны гел шулай ихласрак кыласы иде... 🤲Якынрак буласы иде! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Бу – бүгенгә иң зур теләк. Тагын бер теләк – киләсе Рамазаннарны да күрергә насыйп итсен! Бергә-бергә! Бер-беребезгә терәк булып! Имин илдә, тыныч күк астында...
  • Класс
– Исәнме?! – дисең син. – Нихәлләр? – Бер көйгә... Ярыйсы. Ә үзең? Беләм лә, алдаша бу сүзләр. Тик күзләр сөйлиләр дөресен... Сагындым! Синең дә, күрәсең, Юксынган чакларың булгалый: Карашың, ук кебек, кадала: Дөньяны күк томан томалый... – Үзем дә бер көйгә. Ярыйсы. ...Күзләрең һаман да – күк төсе. Әйтергә теләгән сүзләрнең Онытылган икән лә күбесе... Алалмый күзләрдән күзләрне Без икәү – сөешкән, кавышкан, Мәхәббәт учагын сүндереп, Башканы яр итеп ялгышкан – Торабыз юл өсте тын гына. Үтәләр-сүтәләр чит-ятлар. Кул сузым син үзең каршымда – Тик ерак, бик ерак аралар... – Киттекме? Югалттым ич сине! Ерактан кул болгый берәве. Ашыгып, кирегә борылам. Учыма төен
  • Класс
☘️☘️☘️ Озак көттергән бәхет –4 (Азагы. Башы алдагы көннәрдә куелды.) Эпилог урынына. Хәйдәр белән очрашканнан соң ел ярым вакыт үтеп китте. Сирәк булса да шалтыратышып, хәл-әхвәлләрне белешеп торганга, аның тормышында үзгәрешләр сизелмәде кебек. Шулай да Гөлгенәсе белән аралашканнарын әйткәләде. Күптән түгел ул алдан хәбәр итмичә генә тагын минем янга килеп керде. Тышкы кыяфәтеннән, үз-үзен тотышыннан, күтәренке кәефеннән чыгып караганда, ул үткәндәге Хәйдәр түгел. Пөхтә киенгән, стрелкалары киселерлек итеп үтүкләнгән чалбарлы костюмнан, аякларында ялтырап торган туфлиләр. Йөзендәге балкышы тормышының үтә дә яхшы якка борылышын күрсәтә. Сорамасам да аңладым: бу үзгәрешләр, әлбәттә, Гө
Показать ещё