‼️Әгәр дә шушы 5 пунктның берсе булмаса, кешенең иманы дөрес түгел. Кайбер адашкан төркемнәр болай диләр: “Имеш, әгәр кеше шәһәдәтне әйтә икән, тик йөрәге белән инанмый һәм бернинди гамәлләр кылмый (1 пунктны гына үти, димәк), бу кешенең иманы тулы түгел”.
🚫ЮК! Болай әйтү дөрес түгел! Без “аның иманы тулы түгел” дип әйтмибез, “БУ КЕШЕНЕҢ ИМАНЫ ДӨРЕС ТҮГЕЛ ҺӘМ МОНДЫЙ ИМАН КЕШЕДӘН КАБУЛ ИТЕЛМИ” дип әйтәбез.
➕Мисал: бер кеше “Лә иләһә илләЛлаһ” кәлимәсен тел белән әйткән, тик йөрәге белән ул мөселманнарны, гомүмән Ислам динен яратмый, мондый кешенең иманы дөрес түгел, ул монафикъ (лицемер) була. ❗Хәтта бу кеше мөселманнар белән беррәтән намазын укыса да һәм башка гамәлләр кылса да. Һәм моңа дәлил итеп Коръәннең әль-Бакара сүрәсенең түбәндәге аятьләрен китереп була: (мәгънәви тәрҗемә)
وَمِنَ النَّاسِ مَن يَقُولُ آمَنَّا بِاللَّهِ وَبِالْيَوْمِ الْآخِرِ وَمَا هُم بِمُؤْمِنِينَ
🌿“Мөселманнар арасында монафикълар да бар, алар Аллаһка һәм ахирәт көненә ышандык диләр, ләкин үзләре ышанучы түгелләр.” (2:8)
فِي قُلُوبِهِم مَّرَضٌ
🌿“Аларның күңелләрендә Аллаһка каршылык чире бар...” (2:10)
وَإِذَا لَقُوا الَّذِينَ آمَنُوا قَالُوا آمَنَّا وَإِذَا خَلَوْا إِلَى شَيَاطِينِهِمْ قَالُوا إِنَّا مَعَكُمْ إِنَّمَا نَحْنُ مُسْتَهْزِئُونَ
🌿“Ул монафикълар мөселманнарга очрасалар: “Без иман китердек, сезнең белән бергәбез”, - диләр, әгәр үзләренең шайтан дуслары белән калсалар: “Без, әлбәттә, сезнең белән бергәбез һәм сезнең белән берлектә мөселманнарны мәсхәрә кылучыбыз”, - диләр.” (2:14)
✅Шулай итеп, бары тик тел белән әйткән, йөрәге белән инанган, гамәлләр кылган кешенең иманы бар дип әйтәбез. Шуларның берсе генә дә булмаса (мәсәлән, шәһәдәт әйтмәсә (сүз), яисә намаз укымаса(гамәл), яисә моңа йөрәге белән инанмаса), мондый кешенең иманы ДӨРЕС ТҮГЕЛ дип әйтәбез.
‼️Һәм шулай ук кайбер адашкан төркемнәр: "Иман ничек бар шулай тора: бер дә үзгәрми (кимеми дә, артмый да)". Димәк, алар уйлавынча гөнаһ кылып йөргән кешенең иманы тәкъва кешенең иманы белән бертигез.
⛔Бу фикер дә зур ялгыш! Чөнки пәйгәмбәрләрнең, тәкъва кешеләрнең иманы гади кешеләрнең иманы БЕР ДӘРӘҖӘДӘ ТҮГЕЛ!
🔹Мисал: бер кеше зина кыла, әти-әниләренә каршы дәшә, нәфел намазларын укымый, ә икенче кеше һәр фарыз намазын мәчеттә укый, төнлә торып тәхәдҗуд намазын укый, мөселманнарга булыша, зур һәм кече гөнаһлардан читләшә, хатын-кызларны күргәч, күзләрен качыра һ.б.
❓Менә бу ике кешенең иманы бер дәрәҗәдә буламы?
🚫Әлбәттә, юк...
▫️Гөнаһ кылудан, Аллаһның кайбер әмерләрен үтәмәүдән кешенең иманы кими, ә инде динне өйрәнгәннән, барлык фарыз һәм сөннәт гамәлләрне кылганнан кешенең иманы арта.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев