Әледән-әле республикабызда йорт хайваннары арасында котыру чире килеп чыгу очраклары теркәлеп тора
Котыру - бик кискен формада уза һәм үлемгә китерә торган йогышлы авыру. Табигатьтә аларны тарату чыганагы булып төлке, бүре һәм башка шундый ерткыч җәнлекләр, шулай ук хуҗасыз этләр, мәчеләр тора. Котырган җәнлек тешләгән кешегә яки йорт хайванына авыру аларның ярасына эләккән селәгәйдән күчә. Мондый афәткә юл куймас өчен, алдан профилактик чаралар уздыру кирәк. Иң мөһим чараларның берсе – йорт хайваннарына ел саен прививка ясату. Привиканы бушлай ясатырга мөмкин. Моның өчен район ветеринария берләшмәсенә (Азнакай шәһәре, Ф .Галиев урамы, 6 нчы йорт) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 7-19-99.
Тулырак: https://aznakaevo-rt.ru/news/khayvannar/aznakaida-iort-xaivannaryna-kotyru-avyruyna-karsy-buslai-privivka-iasyilar
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев