Республикада спортны популярлаштыру эше нәтиҗәләре Мәскәүдә СБК (Sport Business Awards) премиясендә яңгырады, анда шулай ук спорт бизнесы һәм идарә өлкәсендә премиягә Казанның «УРАМ» экстрим-паркы ия булды.
☀️ Ялларда республикада эссе һава торышы көтелә
Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, һава температурасы 27 градуска кадәр күтәреләчәк.
🏞 22 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә
Бу вакытта учаклар, көнкүреш калдыклары, корыган үлән һәм чүп-чарны ягарга ярамый.
✅ Чаллы һәм Әлмәттә яңа «ФИЗРА» Спорт үзәкләре ачылды
Аларда мини-футбол өчен ясалма өслекле кырлар, тренажер һәм теннис өстәлләре булган зоналар, спортчылар өчен чишенү бүлмәләре урнашкан.
🌟 Менделеевскида яңа Дан аллеясе төзелеше башланды
Концепциядә мемориаль такталарны яңарту, рекрация функцияләрен мемориаль функцияләрдән аеру каралган.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев