Идел буе татарларыннан әлеге сугышта катнашыр өчен Беренче, Икенче, Өченче Типтәр полклары, Беренче, Икенче Мишәр полклары һәм Башкорт полкы корыла.
1812 елгы Ватан сугышы герое, данлыклы полководец, шагыйрь, үзенең татар токымыннан булуын гел ассызыклап килгән шәхес - Денис Васильевич Давыдов татар полкларында аяусыз һәм көчле рухлы, оста сугышчылар булуын таный һәм үзенең "Опыт теории партизанского действия" (1821) хезмәтендә 1 нче Типтәр полкы батырлыгы хакында: "18 числа (сентября) посланный мной в партию майор Тимиров с вверенным ему 1 м Тептярским полком атаковал неприятеля, взял 125 человек в плен и одну фуру с артиллерийскими снарядами,"-дигән юлларын язып калдыра.
#Ватан_сагында
Чыганак:Ш. АХМЕТШИН, Ш.НАСЕРОВ
Журнал "Татарстан", №7, 2007
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев