Беренче шәһәребез - Санкт-Петербург.
Башлап Россия этнография музее (РЭМ) белән танышыйк.
РЭМ Александр III тарафыннан 1895 елның 13 апрелендә ачылган Рус музееның Этнография бүлеге буларак эшли башлый.
Музей Санкт-Петербургның иң үзәгендә - Инженер урамы, 4/1 йортта урнашкан. Бу мәһабәт бина яшь архитектор Василий Федорович Свиньин проекты буенча 1905-1916 елларда төзелә. Бинаның беренче каты диварлары, идәннәре, баскычлары, колонналары Карелиядән китерелгән алсу мрамордан эшләнгән.
Музейның Идел буе халыклары этнографиясе бүлегендә татар этнографиясенә кагылышлы бик бай фонд булдырылган, шулар нигезендә әледән-әле яңа экспозицияләр тәкъдим ителә.
#татар_Питеры
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев