Аңарчы Успенская, Московская и Владимирская дип йөртелгән өч урам берләшеп,1935 елдан ул Киров урамы дип йөртелсә, аннан да элегрәк, Казан ханлыгы чорларында, бу тирәләрдә Сабантуйлары үтә торган Кораеш авылы була.
Мәскәү урамы безгә Тукай иҗаты аша таныш булган Печән базары белән билгеле.
Печән базарының көнбатыш чигендә иң бай йортларның берсендә Казан Император университеты профессоры Карл Фукс яши. Шунысы кызык: К.Фукс үзенең ишегалдында мини-зоопарк тоткан. Анда аю балалары, дөя, зебра, болан, торналар, павлиннар була.
Мәскәү урамындагы берничә йорт (66, 70) сәүдәгәр Юнусовларныкы була, Габдулла Тукай соңгы көннәрен үткәргән “Амур” кунакханәсе дә (“Букинист” кибете булып торган) шушы урамда.
Сәүдәгәр Шакир Мусинның Печән базарында (Париж Коммунасы, 8) бик матур парадный ишекле “Азиат аяк киеме” кибете, 72 йортта Гайнетдин Сабитовның Рәсәй базарында иң яхшылардан саналган түбәтәйләр, калфаклар, кәләпүшләр сата торган сәүдә йорты була.
Бүген Киров бакчасы дип йөртелгән урында элек күл булып, ул урыннар Печән базарының бер өлеше исәпләнгән.
Мәскәү урамы беркайчан да әлләни чиста, каралган урам булмаган, монда күрше урамнар кебек купшы йортлар да юк, шуңа да тузган торак программасы нигезендә күп йортлар инде сүтелгән.
#Казан_урамнары
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев