бүген татар зәргирләре алка, яка чылбыры, йөзек кебек эшләнмәләрдә яратып кулланган асыл (кыйммәтле) ташларның бер төре - якутка тукталырбыз.
📍Якут - гарәп теленнән кергән сүз, аның башка төрки телләрдә җакут (казах, кыргыз), накут (карачай, балкар) кебек фонетик вариантлары очрый.
📍Якутны татарлар төсләренә бәйле төрле исемнәр белән атап йөртәләр. Мәсәлән, бездә зәңгәр якут дип сапфирны, кызыл якут дип рубинны атыйлар.
📍Якутларның төрләрен халкыбыз иҗатында да очрата алабыз. Мәсәлән,
Кулымдагы йөзегемнең
Кашлары кызыл якут;
Сөюеңне белдерергә
Әллә кайчаннан вакыт.
(уен җырларыннан)
Зәңгәр якут алкалары
Колагыңда балкыйдыр;
Сиңа булган сөю уты
Бар җанымны айкыйдыр.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев