Г.Бәшировның мирасын янәдән күздән кичергәндә, аның берәү белән дә алыштырып, бутап булмаслык, дәвамлыклы иҗат юлында туктаусыз эзләнүен, үсүен, халкына бирелгән кальбенә тугрылыклы калуын күрәсең. Ул — фани дөньяны иртә ташлап киткән беришебез кебек кабаланып яшәмәгән, ашыгып язмаган. Шул сыйфатлары аны үстергән, күтәргән.
Гомәр Бәширов чынбарлыкны кабул итү, сурәтләү үзенчәлекләре, халкының авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен, холкын, психологиясен тирәнтен аңлавы һәм шуларны нәзакәтле, мул сулы елга талгынлыгы белән сокландыргыч матур тел ярдәмендә әсәрләрендә чагылдыра алуы җәһәтеннән иң милли язучыларыбызның берсе иде."
(Т.Галиуллин)
#бу_көн_туган_көн
✨Халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшчәнлеге алып баручы, күренекле татар язучысы ГОМӘР БӘШИРОВ (07.01.1901-07.05.1999)
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев