Әгәр туристлардан берәү: “Казанның кайсы урамында шәп итеп кәеф-сафа корырга була?” дип сораса, ике дә уйламыйча, аларны колоритлы Профсоюз урамына җибәрергә була. Чөнки монда берсе эчендә берсе тыгыз урнашкан дистәләгән кафе-барларда төнге тормыш кайный, шулар урамга Казанның төп “бар урамы” статусын бирә дә инде.
Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле булган бу урамны тарих башкача хәтерли. Ул Зур Проломная (Бауман) урамына параллель Кече Проломная урамы дип йөртелгән.
Хәзер ресторан кварталы булган, элек Ипи мәйданы дип йөртелгән урында ипи, он сатканнар; А.С.Пушкин 1833 елның сентябрендә шагыйрь Э.П.Перцовта тукталган йорты да, Казанның иң борынгы саналган Микляев йорты да ("Адонис" тегү фабрикасы), җаның ни тели шул сатылучы Толкучка базары да шушында була.
1905-07 елларда Арианов йортында Үзәк профсоюз бюросы урнашу хөрмәтенә 1929 елдан алып Профсоюз урамы дип йөртелә башлый.
#Казан_урамнары
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев