Предыдущая публикация
Эчтэн еласаң да, тыштан елмай ,
Күз яшеңне яшер күрсәтмә .
Авыр чаклар була, алар уза,
Беркемгә дә берни белгертмә .
Елмая ал, дошман алдында да ,
Эчләреңдә вулкан ятса да .
Елмаю ул бик зур көчкә ия ,
Дошман ниләр генә атса да .
Эчләреңдә утлар янганда да,
Тышка чыгармыйча кала ал .
Башларыңны ими, авыр дими,
Елмаерга көчләр таба ал .
Нинди генэ болыт капласа да ,
Кояш кояшлыгын югалтмый.
Болыт ява яңгыр, я кар булып ,
Кояш үз урынында, югалмый.
Әлфия Юсупова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3
Эчендәген тышка чыгармый түзәр өчен күркәм сабырлык кирәк шул ,елмаясын эчендә ут янса да , берәү дә сина ярдәм итергә җыенып тормый ,ә кайсынын шатлыгы эченә сыймый күзендә яш күрсә ,төрле кеше бар бит. Шатлыгынны сөйләсән -мактана диләр ,көяләнгәненне әйтсән ә мактана иде шулай була ул диләр ...
Менә шуннан сон әлеге язмадагыча нинди хәлендә дә елмаясын - чаран юк . Ялгызнын ярдәмчесе бер Аллаһ дип үзенне юатасын . Бик хак сүзләр язылган .