Бөре алмалы шәһәр дибез. Машиналар үтеп йөргән Уфа трассасы буенда алма сатыр өчен аерым урын да булдырылган. Анда уңган абый-апалар алма гына сатып калмый, булган яшелчә-җимешен, гомумән, нәрсә бар шуны алып чыга. Каен, имән миллеген дә юлаучыларга тәкъдим итә. Бакчаларда алма уңган елны - көз көне абый-апалар үз бакчасыннан аларны сатуга чыгара. Бакчаларындагы алма бетүгә, шунда юл өстендә генә булган "оптовый"дан ящик-ящик алма алып чыгалар да, ведроларга тутырып Бөре алмасы дип хәйләләп, сатуларын шулай дәвам итәләр. "Остарак"лары биш литрлы йә өч литрлы чиләкнең үзәгенә генә баганасыман өеп мендереп, өскә җиткәч, түгәрәкләп алмаларны "өеп" куя. Аларча, чиләктә 9-11 алмадан артырга тиеш түгел. Тәҗрибәлерәкләре ведро эченә полиэтилен пакетны куеп, шунда баганалап өеп, өскә тезәләр. Кулың белән батыра төшеп бассаң, өсле-аслы куелган өч алма "баганасы" җимерелә дә куя. Тик бу оптовыйдан алып чыгып, Бирский алмасы дип сатучыларның сере итеп кенә сакланыла. Читләргә күрсәтми генә тезәләр аны атаклы Бөре алмасын сатучылар. Шулай кул белән басып, багананы җимереп, сатучының башына ведросын кидереп киткән юлаучылар да булгалаган дип сөйләделәр. Бакчада алмалар күпләп булган чакта, бәлки, бу кадәрле үк кыйланмыйлардыр, әмма оптовыйдан алып чыга башлагач "багана" алмаларга күчәләр шул. Мин дә ул юл читендәге алма сатучылар янында алма сатканым булды. Басып-басып төяп сатканымны күзәтеп торган сатучылар "акаеп" карый иде миңа. Имеш, мин күбрәк итеп бидрәгә төяп куям. Сатып алучылар миннән күпләп ала башлау куркынычы барлыгын тоемлап, кырын карауларын еш тоя идем аларның.
Гомумән, читләр килеп сатканны яратмыйлар алар. Ничек тә кысырыклап, бүтән килмәслек итеп, җибәрергә тырышалар. Мин хәзер анда унлап еллаган "үз сатучы"мын. Беләләр. Танышларым да күбәйде. Таныйлар, шуңа бәйләнмиләр. Ике-өч ел алма сатарга йөри алмасам да, әле дә туктап үткәндә, алар мине танып кала. Кая булдың, ник сатуга чыкмыйсың дип, хәл белешәләр.
Мин аларның хәйләләрен беләм бит, "Бөре алма"сын сатучыларның хәйләләрен күптән өйрәнгәнмен. Хәтеремдә, бер татар абзыкае үткенче машиналар туктагач, алма алырга төшүчеләргә бик тәмле булмаган, карап торуга, бик өлгереп бетмәгән кыр, урман алмалары тәкъдим итте. Бакча да безразмерный түгел бит, анда да алган саен алма кими бара. Абзый да бакчасының тәмле алмаларын сатып бетергән иде булса кирәк.
Туктаучылар, шулай итеп, сайланып йөриләр, абзый кыстый-кыстый алмасын тәкъдим итә. Бер ир-ат ике-өч тапкыр аның яныннан узды, әмма тәме һуш китәрлеге булмаган абзыйның кыргый алмаларын алырга ашыкмады алар.
Башкалар янына барып та алмаларын кабып-кабып карыйлар. Һаман кемнең дә булса алмалы чиләген сайлап алалмыйлар. Йөренәләр.
Абзыйның ачуына тиде булса кирәк, болай озак сайланып йөрүләре. Ул үзе кебек бер алма сатучы бабай янына барды да: "Теге "конфетный" алмаңның берсен генә бир әле, пожалысты," - диде, тыңкыш борынын җыерып.
Шул бер алманы тотып килде дә, теге сайланып йөргән ир-атны үзе кырына чакырып китереп, мактый-мактый, телемләп кисеп, тәмләп карарга бирде: "Менә, ашап кара, кара, нинди тәмле", - дип, теге конфетный алманы нәззәкатьле сатып алучының кулына тоттырды.
Тегесе кабып карады да: " Аа, вкусные. Давайте, я у вас ведро куплю", - дип, чиләкне пакетына бушатты.
Абзый ашыга-ашыга бер ведро ачы алманы тизрәк юлаучыга тоттырды. Мин игътибар белән күзәтәм бит инде боларны. Юлаучы бер пакет ачы алманы бик канәгать булып тотып, машинасына кереп утырды да, Уфасына җилдерде.
Абзый: " И йөреде эзләнеп, назланып, менә хәзер аша инде", - дигән булды, әллә нинди зур эш башкарган кебек. Бер чиләк ачы кыр алмасыннан шулай котылды бу хәйләкәр, елан аягын кискән базарчы.
Әлеге тыңкышырак абзыйның "менә, хәзер ашаң инде" дигән сүзе шуннан башлап, минем өчен "крылатое выражение"га әйләнеп калды.
Бер тәмле алманы күршесеннән алып, шуны тәмләтеп каратып, бер чиләк ачылардан-ачы алмасын оста гына сатып җибәргән ул абзыйны әле дә, Бөре юл буенда алма сатучылар арасында еш очратам.
"Менә, хәзер аша инде", - дип, эчемнән генә кабатлыйм аңа карап һәм авыз читемдә ниндидер сәер елмаю калка. Базар халкы шустрый була шул...
Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2