Ләкин мөһим бәйрәм көн,
Туган көне бүген Зиятдин кызы Сулейха апаның.
Туксан ел ул яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе,
Чәчләре чал ап-ак булса да.
Алты баласына бүлеп биргән,
йөрәгенең бөтен ялкынын.
Безнең күз алдында картайды шул
Киң күңелле Сулейха апа.
Туксан дигән киртәләрне
Бар бит әле үтәсе.
Никадәрле газиз җанга
Бәхет бүләк итәсе.
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Сигез яшьтән колхоз эшләрендә катнашкан: кырада утанган, көлдә буйган, етен йолгыган, япрак бәйләгән.
Уналты яшьтә печәнгә кыртамлангалы, могыл тарттырырга булышкан.
Сталин вакытында птицефермада эшләгән, сыер сауган - көненә өч мәртәбә совхозда, макталган сыер саумчысы буларак ун көнгә Мәскәугә җибәрелеп, барып кайткан
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга.
Чын мәгънәсендә кеше булганга.
Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит авылдашларынның йөрәк түрендә.
Озак яшә, Сулейха апа, авырмыйча,
Син бит дөньяда бер генә.
Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.
Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.
Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.
Син дә бүген яраткан балаларыгызның, өныкларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасың.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 90 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.
Йөзенче яшьне тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар.
Якты дөньяларга бер тугач,
Яшәт Ходаей йөзләр тулганчы!.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3