2 нче б сыйныфы укучылары әти-әниләренә концерт әзерләде, әниләр исә торт пешерергә һәм курчак ясарга өйрәтте. 2 нче в укучылары пицца белән кабартма пешерергә өйрәнделәр. 3 нче а сыйныфы укучылары өчен Чулпан Латыпова макраме техникасында яфраклар ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Берничә сыйныф әниләре эшләгән урыннарда - Саклык банкында, "Корд-оптика", "Нури" кибетләрендә, элемтә бүлекчәсендә, "Фариза" чәчтарашханәсендә, "Фаиза" җитештерү кооперативында, "Мизгел" яшьләр үзәгендә экскурсиядә булдылар. Шулай итеп, укучыларыбыз бик сирәк яисә моңа бөтенләй дә була алмаган объектларда экскурсиядә булып, әти-әниләренең һөнәр үзенчәлекләре белән таныштылар.
5-6 нчы сыйныфлар "Гаиләм белән велосипедта йөрим!" акциясенә чыктылар. Алар "Кояшлы Ык" паркында матур гаилә бәйрәме оештырып, велосипедларда йөрделәр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар.
2 нче а сыйныфында "Әти, әни, спорт һәм мин!" дип исемләнгән спорт бәйгесе үтте.
10 нчы а сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре кече сабантуйда катнаштылар, төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар. Иң актив гаиләләр грамоталар белән бүләкләнде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев