😉👌🌸
Безнең буын шундый булды - уйнап үстек,
истәлекләр җитәр сөйләргә.
Егет булгач гармун тартып йөрдек,
кызлар кочып айлы кичләрдә.
Безнең буын шундый булды - сер бирмәдек
үсмер килеш печән чапканда.
Егылдык та, тагын торып бастык
язмыш сынап аяк чалганда.
Безнең буын шундый булды - яшермәдек
ятимлектән яшьләр акканда.
Туган яктан киткэн саен елап китсәк,
җырлап кайттык кире кайтканда.
Безнең буын көчле булды - бирешмәдек,
каршы тордык давыл-җилләргә.
Туганнарны, туган телне онытмадык
яшәсәк тә ерак җирләрдә.
Олыгайсак та, үзебезне сабый тойдык
туган йортта әни көткәнгә.
Сөя белдек. Яши бирдек гайбәтчеләр
безне күзләп сүзләр йөрткәндә
Дөнья калыр. Балаларда дәвам калыр.
Җырлар калыр. Ə шулай да
тезен чүгеп, тыелалмый гасыр елар безнең буын
Җирдән киткәндә!
Илнур Мусин 2017 Kogalym
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1