Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча чираттагы район чемпионаты башланды. Анда 15 команда катнашачак, алар башта бер әйләнешле турнир үткәрәчәк, аннары плей-офф серияләрендә чемпионат призерларын билгеләячәк.
Беренче турда ике зур җиңү булды: "Барса" "Трудовые резервы" командасын - 15:0, кышкы чемпион "Ленино" "Арарат"ны – 12:0 отты. Бер уен 2:2 исәбенә тәмамланды, бу уен "Ред Булл" һәм "Синара" командалары арасында узды. Калган уеннар нәтиҗәсе: "Легион" – "Олимп" - 3:5, "Фамили" - "Эверест" - 3:4, "Чистое сердце" - "Милан" – 3:1, "Балтика" - "Виктория" - 5:3.
Барлык уеннар да Питрәч балалар шәһәрчегендәге футбол кырында сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә уза. Матчлар 20.00 сәгатьтә башлана.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев