Район газетасы коллективын һөнәри бәйрәм – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм! Хәзерге заман кешесе мәгълүматларсыз яши алмый, ә аларны объектив җиткерү нәкъ менә сезгә бәйле. Безнең район газетасының тарихы бик бай – 93 ел дәвамында сез, замана белән бергә атлап, районның иң мөһим һәм кызыклы вакыйгаларын яктыртасыз. Газетаның басма версиясеннән тыш, электрон мәйданчыкларда – сайтта һәм социаль челтәрләрдә актив эшлисез, мәгълүматлар һәркемгә үз туган телендә – рус, чуаш, татар телләрендә ачык. Җаваплы журналист һөнәре көндәлек фидакарьлек, осталык һәм объективлык таләп итә. Шулай ук онлайн режимда тәүлек әйләнәсе ялларсыз һәм бәйрәмнәрсез эшләү дә. Сезнең актив тормыш позициясе аркасында район яңалыкларын, туры эфирларны һәм видеотасмаларны район халкы гына түгел, аның чикләрендә дә укыйлар һәм карыйлар. Безгә Республикабызның башка район һәм шәһәрләрендә яшәүче якташлардан кире элемтәләр килә. Һөнәри бәйрәмдә сезгә илһам, яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлар, якты иҗади хезмәт телим. Зур тиражлар, үткен каләм һәм яңа казанышлар сезгә!
Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев