Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия янгын сүндерү сагы хезмәте оешуга 375 ел тулу белән котлыйм!
Сезнең эшегез һәрберегездән батырлык һәм фидакарьлек кенә түгел, ә җитди әзерлек, квалификацияне даими күтәрү, экстремаль хәлләрдә карарлар кабул итә белү, бәла-казалар һәм катлаулы шартларда оператив һәм бердәм гамәлләр башкаруны таләп итә.
Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләренә һәм ветераннарга көндәлек киеренке хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм оперативлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм алга таба да җиңел булмаган, әмма мактаулы эшегездә уңышлар телим!
Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев