Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!
Аллаһ Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын сезгә!
Мир Вам, милость Аллаха и его благословение!
Хөрмәтле милләттәшләр, авылдашлар, якташлар, туганнар, кардәшләр!
Дүртөйле районы Әкәнәй авылы халкы ил өстенә янә фәрман сала!
Авылда “Нур” мәчете төзелеше хакындагы өндәүне үткән елларда да социаль челтәрләрдә укыганыгыз-күргәнегез, ягъни “ватык телефон” аша ишеткәнегез булгандыр.
Кызганычка каршы, мәчет халыкны әле һаман булса кабул итәр хәлгә җитә алмаган. Ул безнең бердәмлекне - җыелышып, үз ихтыярыбыз белән Аллаһ йортына килүебезне көтә.
Мәчет бик матур урында урнашкан. Каршысында – басу, авыл урамы, арткы ягында, түбәндә, Яүбәзе агып ята, “урта төбәк” күренеше ачыла, аннан ары тау, басулар җәйрап ята.
Өстәвенә, юл өстендә. Узган-барган, үткән-сүткән һәркем туктап китә алачак.
Шушы көннәрдә якташлары язмышына, балалар киләчәгенә битараф түгел авылдашларыбыз мәчет биләмәсендә өмә игълан итте.
Милләттәшләр, авылдашлар, якташлар, туганнар, кардәшләр, мөсафирлар!
Бер сәгать, ике сәгать вакытыгызны, көчегезне кызганмасагыз иде. Һич югы, өмәчеләргә эссе чәй, җылы аш китереп, якты чырай күрсәтеп китә аласыз.
Акыллы киңәш, кул көче белән ярдәм күрсәтүчеләр, мөгаен да, арабызда табылыр. Мөмкинчелектән чыгып, матди ярдәм күрсәтүчеләр дә булмый калмас, Иншаллаһ. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди халык мәкале.
Шушы изге эшкә өлеш керткән һәркемне Аллаһ билгеләми калмас, һичшиксез, дөньялыкта, көнкүрешендә җиңеллек бирер!
Авыл өстендә, ниһаять, азан яңгыраса, нинди күңелле булыр!
Көннәребезне имин-тыныч, кулларыбызны һөнәрле, ризыкларыбызны хәләл, тормышларыбызны бәрәкәтле, уй-ниятләребезне саф, гамәлләребезне акыллы, иманлы итсен Аллаһ! Әмин!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев