Предыдущая публикация
Манный ярмасыннан тәбикмәк
Рецепт түбәндәгечә
700 гр манный ярмасын 10 гр чүпрә белән болгатабыз да 700 мл җылы сөт салып туглап җылы урынга бер ике сәгатькә куябыз. Кабаргач,аерым савытта 6 йомырка, 3 аш калагы шикәр комы, ярты аш калагы тоз, 1 аш калагы көнбагыш мае туглап әзер массага салабыз. 200 мл сөтне кайнарлап алабыз да салабыз, тиз генә болгатабыз һәм пешерәбез. Өстен ябып пешерсән яхшырак пешә, тишекләнеп, күпереп.
Рецепт авторы: Мәрьям Миңнегулова
Фото: pixabay.com
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев