Предыдущая публикация
Җырлайсыңмы әй иркәм.
Моңлы , сагышлы күзеңә ,
Хәзер кем карый икән.
Мин үземдә бик еш кына ,
Синең җырларны көйлим.
Яә айга ,яә йолдызга карап ,
Синең күзләрне эзлим.
Синдә карыйсың шикелле ,
Ай тулган мәлдә күккә.
Белгән булсак айрылуны ,
Җибәрмәс идем читкә.
Берәр моңлы җырыңны ,
Бер җырлатасы иде.
Тыңлар идем таңга кадәр ,
Ай , йолдызлар көнләшер иде.
Ашгып үткән бу гөмерне ,
Тышаулап булса икән .
Яшлекне кирегә борып ,
Ялгышларны ,төзәтеп булса икән.
13.06.2020. Бадыкова Гәфирә.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2