Предыдущая публикация
Нурия Валиахметова
55 лет, г. Туймазы (Туймазинский район), Россия
12 марта
ТУГАН АВЫЛЫМ-АКБАШЫМ
Туган авылым - Акбашым
Синдә дәү адым алдым.
Сагынуларым чиктән ашкач,
Кайтыр якка юлландым.
Кайтып төштем, ниләр күрдем?
Күңлем йомшый, яшь ага.
Әйтерсеңлә, Акбашкаем,
Сагыныплар кочып ала.
Әллә мине каршыларга,
Матур ак күлмәк кигән?
Кар астында калган урман
Миңа башларын игән?
Ап-ак төстәге тунымны
Карлар ныграк агартты.
Авылымны яратканга
Бәхет-шатлыгым артты.
Табигать барсын да сизә -
Дусларча сөю кирәк!
Мәшәкатле бу доньяда
Аны уйлаучы сирәк...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1