Наилә Әюпова
Төенчекләрен төйнәгән
Иске ел саубуллаша,
Атларын җиккән яңа ел
Күңелдә шатлык таша.
Бүләкләре мул күренә
Чаналары шыгырдый,
Җил куып бара артыннан
Яңа ел җыры җырлый.
Әкият дөньясы салган
Балаларга мулдан мул,
Чанада ниләр генә юк
Күтәрерлек түгел кул.
Балаларга- олы шатлык,
Олыларга- зур өмет,
Кереп бүләк бирер, диеп,
Мин дә утырам көтеп.
Кыш бабай картая белми.
Наилә Әюпова
Кыш бабай картая белми,
Кар кызы да һәр чак яшь,
Нишләп икән, нидә хикмәт
Шуңа җитеп бетми баш ?
Бала чагымнан ук беләм
Кыш бабайны, кар кызын,
Җәйләрен кайда яшиләр,
Кайдан алалар бозын ?
Сафлыктан алар картаймый,
Чиренә бирешмиләр,
Урман, тауларны үтеп тә
Сынауга килешмиләр.
Күңелләре дә киңнән киң-
Яланнарга, кырга тиң,
Сөйләүләре итәгатьле,
Теләкләре нурга тиң.
Ничә төрле тел беләләр
Санап бетереп булмас,
Урыс, татар, башкорт, чуваш...
Хисапларга да тулмас.
Хикмәте тагын нидә соң
Аларның картаймавы?
Көткән җиргә килә алар
Ишелсә дә боз тавы.
Килә алар шат йөз белән
Уйный, көлә, шатлана,
Һәр Яңа ел мөгҗизәсе
Кыш бабайдан башлана!
Мәләвез, 2019.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев