Предыдущая публикация
Рәхәт карап торышка.
Нигә әле шәһәр халкы
Кайтып тормый алайса.
Белерләр иде аз(ы)рак
Саланың хәсиятен.
Эшләп билләрен бөксәләр
"Рәхәтлекләрнең" тәмен:
Бозау ничек симергәнен
Күкәй кайдан төшкәнен
Каймаклы сөтнең ,катыкның
Тирле хезмәт икәнен.
Тавык ,күркә ,каз ,үрдәкнең
Ни рәвешле үскәнен.
Бәрәңгенең ничәмә кат
Кулыбыздан үткәнен.
Әйтергә бик яраталар
Бар да дип үзеңнеке.
Үзеңнеке була шулчак
Бил бөксәң көне-төне.
Бер шимбәдә кайтып - китеп
Күренми шул күбесе.
Авылларның үз михнәте
Белми шәһәр кешесе.
Динар Хайруллин
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3