Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4
Ачуланмас идем көндә сине,
Төрле төскә мине кертмәсәң.
Яшьлектәге матурлыгым калса,
Исәнлекне алып китмәсәң.
Яшьлектәге фотоларны карап,
Үткәннәрне искә төшерәм.
Төшләремдә сабакташлар белән,
Мәктәп юлларында йөгерәм.
Без бит каршы түгел килгәнеңә,
Шатланабыз сиңа кайчакта.
Оныкларны күреп йөгерәбез,
Онытабыз барсын дөньяда.
Тик шулайда күбрәк бизәмә син,
Агартма син безнең чәчләрне.
Исәнлекне калдыр алып китмә,
Без бит инде хәзер синеке.
Сөю учаклары янсын дөрләп,
Ике йөрәк типсен тормышта.
Гамәл кылып үтсен алгы кеннәр,
Тыныч тормыш булсын картлыкта.
07.04.2025.
Нурислам Фазуллин