Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10
Чәчләремне тарый матурлап
Хәлсез генә торып утыргачтын
Яннарымнан китми озаклап.
Өстәл тулы дару яннарымда
Белмисең дә кайсын эчәргә
Картлык көлә шунда миңа карап
Көчлелеген миңа күрсәтә.
Тик күрмидер минем күңелемнең
Яшьлегендә яшәп ятканын
Иртә таңга хәтле җырлар җырлап
Баш очымда минем булганын.
Аның белән кайтам үткәннәргә
Сөю учакларын яндырам
Сабакташларым белән очрашып
Язгы җилләр белән узышам.
Менә шулай үтә минем көннәр
Яшьлек белән картлык янында
Тормыш диңгезендә әле йөзәм
Дус -туганны сагынып дөньяда.
Нурислам Фазуллин.