Туган ягымны сагынам,
Кайтасым килә тагын;
Сагындыра шуда уйнап,
Тиз үткән бала чагым.
Аның назлы кочагына
Гел килә сыенасым,
Көмеш-чиста суларында
Җәй кайтып коенасым.
Туган авылым-Татыш,
Чыкмый ул исләремнән;
Күл урамы искә төшсә,
Исерәм хисләремнән.
Болыннарның матурлыгы...
Беләсез инде ничек;
Шуларны күрергә кайтабыз,
Ерак аралар кичеп.
Болыннарны иңләп-буйлап,
Мин яратам йөрергә;
Анда үскән җиләкләрнең
Тәмнәре тел төбендә.
Әрәмәгә бардың исә,
Анда үсә бөрлегән;
Бөдрә талларның төпләре
Бөрлегәнгә төрелгән.
Ул зәңгәрсу бөрлегәннәр,
Тал төбен тора ямләп;
Эх, шул бөрлегәннәрне
Ашыйсым килә тәмләп.
Агыйделнең комлыгында
Кызынып ятасым килә,
Кыскасы – авылны сагындым,
Тизрәк кайтасым килә.
Дәниф Хангиров 2025 ел.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1