Хәтерләтеп язгы ташкынны
Күңелемдә хисләр ургыла.
Хәзер килеп бәреләм ди бер боз,
Икенчесе аны уздыра.
Яз шаукымы һәрбер кешедә
Уята ул нәфис хисләрне.
Минем дә бит күңелем язлар кебек
Ярларынан инде кузгала.
Язларында һәр кешедә кышлар үткәч
Күңелендә матур хисләр агыла,
Яз уята бөтен табигатьне
Яшеллекә алар омтыла.
Кеше күңеле язлар җиткәч
Йокылардан инде уяна.
Кояшыбыз балкып торса,
Кошлар кайтса туган ягыма,
Алмагачлар ап-ак чәчәк атса,
Нәфис хисләр агыр җаныма.
Табигатьнең шушы мизгеле
Бигрәк инде якын җаныма.
Бәлки син дә яшьлек мәхәббәтем
Кайтырсың бер минем яныма.
Юк уйлама дустым ,кәдерлем
Начар уйлар юк бит уемда,
Тик бер күреп ,саләмләшеп
Янар идем сөю утында.
Бер елмаеп, бер каравың җитә диеп
Җырлаганнар элек җырларда.
Күрешербез бәлкем без дә диеп
Матур хисләр әле уемда.
Шуңа да бит язларында
Күңелемдә дулкын агыла.
Сүзләрем дә әллә кайдан килә
Бер-бер артлы минем языла.
Үзем дә бит аңлап бетермим,
Кемнәр генә илһам бирә соң?
Шигерьләрем калыр истәлеккә
Ник гомерләр бик тиз үтә соң?
Язлар килә,килә җәйләре,
Җәйләрдән соң килә көзләре,
Алтын көзләр үтеп киткәч
Килә тагын салкын кышлары.
Табигатьнең бар бит дүрт мизгеле
Ул мизгелләр бик тиз үтәләр.
Сизәсезме дуслар мизгел саен
Яшь гомерләр бик тиз узалар.
Һәр мизгелнең белик кадерләрен
Һәр мизгел бит гүзәл үзенчә.
Шушы мизгелләрдә матур яшик
Шулай бит дустым уйлыйм үземчә.
Матур хисләр генә булсын һәрберебездә
Ходай бирсен безгә терәкне.
Саләмәтлек бирсен безгә ходай
Ходай үтә берүк теләкне!!!
Үзем язган шигерь юлларын тәкьдим итәм дусларым.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1