Предыдущая публикация
(7.02.09.Байтирәк, Салимзибаров Могин абыйга багышлыйм)
Китте бүген бездән соңгы солдат
Ятим итеп безне туганнар.
Тыныч йокы сиңа, гади солдат,
Ил чикләрен саклый батырлар.
Бакчадагы шомырт агачы да
Башын иеп төшкән сагышка:
“Кем яныма утрып искә алыр
Үлгәннәрне канлы сугышта?”
Явыз дошманнарны кырып-җиңеп
Кошлар белән нурлы язларда,
Кызыл байрагыңда җиңү көнен
Алып кайттың туган якларга.
Чиксез рәхмәт сиңа, батыр якташ,
Дөньяга сабыйлар соклана.
Зәңгәр күктә балкый якты кояш,
Тынычлыкка ул да шатлана.
Җиңү көнен хөрмәтләп һәр елда,
Җиңү җырын җырлап майларда,
Бөтен Рәсәй сине искә алып
Салют бирер Кызыл Мәйданда!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев