Матур иртә дусларым!
15нче көн.
Көтү китәргә әле сәгатьтән артык вакыт бар.Авыл күптән уянган. Шимбә көн булганлыктан, каршы күрше эшкә бармаган. Дөп-шап тимер-томыр сварка белән булашканы ишетелеп тора. Бер үлән үсә чокырда, таный аны сукыр да дигәндәй. Белеп торам арттагы күршем тегермән тарта. Капка төбенә, юл буена какы чыккан.
Тышта +5 градус, салкын җил. Өстә куртка инде.
Авылга береккәнбез
Романтик идек, план кордык
Тимер чыбык оялар үрергә.
Шуның өчен авылда калдык,
Тилмермибез бер күрергә.
Теләк-максатка ирештек,
Әйткән сүзебездә тордык.
Кендек каны тамган җиргә
Нигез өеп, оялар кордык.
Яңа күлмәк кигән кыздай,
Авыл көннән- көн матурлана.
Өйләр калайдан тышлана,
Капка-коймалар турылана.
Капка төпләре саен тора
Кәм дигәндә,ике-өч машина.
Скутрда җилдереп йөргән
Үсмерләр очрый каршыңа.
Бар уңайлык йорт эчендә,
Кайнар, суык суы бар.
Душта, ваннада юынып ал,
Кирәкми эссе мунча, пар.
Савыт-сабаны, керләрне
Кнопкага басып юабыз.
Вак-төяк чуп-чарларны
Тузан суырткычка җыябыз.
Бакчада яшелчә дә мул,
Сыгылып тора җимеше.
Ихатасын чәчәккә күмә
Гүзәллек сөйгән кеше.
Сарай тулы кош-корт,
Ит-сөт сатып алмыйбыз.
Электр көтүче көтә,
Көтүгә дә бармыйбыз.
Асфальтан автобус йөри,
Бәясе дә тешләшми.
Авыл ‒ мактанычыбыз,
Яшибез тату, этләшми.
Берәү берәүдән көнләшми,
Бердәмлек ‒авыл горурлыгы.
Сәламләшеп, исәнлек белешү
Үзара хөрмәтләшү хозурлыгы.
Авылкаебызга мәңгегә
Береккән безнең кендек.
Авылны мең яшәтер өчен,
Үрләргә үрмәләп мендек.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев