Очрашуга чыкты мэхэббэт.
Исэнлэшми утеп киту очен
Эх эзлэдем шунда бер сэбэп.
Сизмэс мине,курмэс дигэн идем
Эндэшмэс тэ диеп уйладым.
Минем белэн дуслыгы булгач,
Килеп тормас диеп уйладым.
Э ул энэ каян мине кургэн,
Йогрэ-йогрэ килэ каршыма.
Кая арада шулай килде икэн,
Пэйда булды минем каршыда.
Бер суз эйтми торам каршысында,
Эндэшергэ куркып,уйланып.
Башым аска оеп гаепледэй,
Басып торам сэер чайкалып.
Э мэхэббэт курде минем болай,
Кыюсызлык баскан кузлэрне.
Шуннан гына бер уй уйлагандай,
Экрен генэ эйтте сузлэрне:
-Сэлам,хэллэр ничек,сенлем,- дип
Ягымлылык чэчте узеннэн.
Кояш кебек жылы нурларны да,
Сибеп тора иде йозеннэн.
-Исэнмесез ,-дидем куркып кына
Ни эйтергэ белми калганга.
Киртэ булып авыр тынлык,
Безнен араларда туганга.
-Мин бер килеш эле,исэн-саумын,
Йорим шулай сою таратып.
Яшь йорэкле ихлас кешелэргэ,
Шатлык хисе генэ олэшеп.
-Э син нихэл?Нилэр майтарасын?
Ничек яшисен сон доньянда?
Гел дэ шулай чит-ят кешелэргэ,
Ышанырга кушып хыялга!
Башкаларны куреп соенэсен,
Куркасынмы хаман союдэн.
Акылын гел туган мэхэбэтне,
Сыза микэн хаман кунелдэн.
-Я жавап бир эле соравыма!
Куркып эйтмэ булган жавабын.
Чын доресен эйт син алдамыйча,
Кунел жинсен буген акылын!
Мин шул вакыт тагы эйтер сузне,
Басып катып тордым уйланып.
Э мэхэббэт бу юлы да тузми,
Каты итеп китте кабынып:
-Житте сина озак уйлап торма ,
Бер мэртэбэ эйт син доресен.
Кунеленнэн чыксын ташкын булып,
Мина эйтер булган хэр сузен.
-Эйе яшим эле гел шул килеш,
Син сурэтлэп биргэн тормышта.
Кинэш бирэм шулай дусларыма,
Буталанып беткэн язмышта.
Хыялларга шулай чумып алам,
Бэлки син дэ мине курер дип.
Э син генэ ерак миннэн качып,
Гел куасын бар син кит диеп.
Бу сузлэрем ошамады ахры,
Ачуланды мина мэхэббэт.
Нурлар чэчеп торган йозлэренэ,
Чыкты инде башка монэсэбэт.
-Э?!Эле мин гаепле икэн ,
Синен яннан ерак торганга!
Узем килеп башым имэгэнгэ,
Горулыгым минем булганга.
Сон алайса эйт син зинхар очен,
Берэр адым ясап килденме?
Корэшеп сон син карадынмы?
Эллэ булмас диеп кунденме!
-Я эйт эл, гел дэшмичэ торма,
Жавабын юк сыман карама.
Тагы дулкынланып аска карап,
Ак карларны юкка таптама.
Юк иде шул миндэ бер жавап та,
Мэхэббэтнен авыр соравына.
Акланырга сузлэр табалмадым,
Каршы корэшерлек сынавына.
Эйе дорес эйтэ буген ул да,
Мин бит коттем узе килэсен.
Адым ясап тору кирэк тугел,
Анын эше килеп утэсен!
Башымда шул уйлар эйлэнгэнен,
Мэхэббэт тэ сизде курэсен.
Тагы матур гына карап куйды,
Хэм ахырда эйтте жомлэсен:
-Эй син,сенлем ,берд э анламыйсын,
Мин килэмен бары кыюга.
Узе адым ясап тырышканга,
Куркуларын жингэн кешегэ.
Котмэсеннэр мине кыюсызлар,
Горур диеп узен уйлаучы,
Хыялларын хыял итеп кенэ,
Максатлардан куркып утыручы.
Шулай диде дэ ул саубуллашмый,
Китеп барды минем янымнан.
Э тирэмдэ калды ялгызлыгым…
Салкын жиллэр исте бушлыктан…
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев