Ә белемне бирә мөгаллим.
Мин ышанам әле, укытучылык
Абруйлыкка янә менәр дим.
Дәрәҗәләр бераз какшады шул,
Заманымы, безме бозылдык.
Парталардан түбән йөри хәзер
Такта каршындагы урындык.
Мөгаллимнән һаман гаеп эзләш,
Ә балалар – хаклы һәрвакыт.
Без ялгыштык бугай, элек булган
Совет тәрбиясен таркатып...
Укытучылар, авыр эшегезне
Аңлаучылар хәзер бик сирәк,
Гәрчә бар да белә: тәрбиягә
Гаиләдә күпме көч кирәк.
Өйдә ике, я бер бала гына,
Класс саен сездә – утызар.
Олы бәйрәм уңаеннан телим:
Артсын иде сезгә игътибар.
Сабырлыклар бирсен, сәламәтлек,
Хезмәтегез тапсын бәясен.
Бәйрәм белән котлап, сезнең алда
Килә бүген башым иясем!
Исхак Фәйзи.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев